ТАТ РУС ENG

Үрдәк бирсәң, каз алырсың

Менә, исән булсаң, барчасын да күрәсең бит. «Бәянел батыйль» гәзитәсенең Хәсәнҗан Колакның хаты язылган номеры да килде. Әй кызык соң! Карагыз әле, мин сезгә тагы бер кызык сөйлим әле. Муса галәйһиссәлам заманында булган Фиргавен, бер вакытта артыннан Нил суын йөртү өчен үзен-үзе сакалыннан асып куеп, алладан сораганы шикелле, безнең Хәсәнҗан Колак та, секретный гына, үзен-үзе мыегыннан кибет эчендәге, тимер чыбыктан ясалган рәшәткәгә асып куеп, ушбу доганы укый икән, аның мыегы шунда өзелеп кала икән. Ул укый торган догасын әле «Бәянел батыйль» гәзитәсендә дә яздырган. Бу доганы Хәсәнҗан Колак дүртенче мәхәллә имамы Җәхмерүш Гайниҗамал хәзрәттән өйрәнеп алган. Ушбу доганы һәркем укыса, бик бай була, аның кесәсенә уйламаган җирләрдән акча төшә икән,— сез бу доганы укып файдаланыгыз.
Хәсәнҗан Колакның догасы будыр: илаһи бәгыйд кабер-на мән кабер һәм, ягъни безнең каберне «Фикер» гәзитәсе мөхәрриренең кабереннән ерак кыйл, Мортаза байның кассасына якын кыйл; аннан минем кесәмә кереп торсын, идәнгә куелганнары да минем кесәмә сикереп кенә менсеннәр. Вә нәҗна мән мохаләтатһөм, ягъни «Фикер» гәзитәсенең мөхәррире илә катнашудан коткар. Чөнки ул безнең янда күп йөрсә, гаепләремезне күреп, байдан кудыртып чыгарыр. Фаәнһөм зәлл вә мөзелл, ягъни чөнки алар аздыргучылар вә азгыннардыр, бәлки безнең байны да аздырырлар да, бай безнең к…ә тибеп чыгарыр, димәктер.
Менә Хәсәнҗан Колакның бай була торган догасы ушбудыр. 4 нче номер «Бәянел батыйль»дә басылган, алып укып карарсыз.
Хәзергә Хәсәнҗан Колакның «Бәянел батыйль»дә зарланып язуына жавабымыз шушыдыр.
Әй Хәсәнҗан, син бер дә хафаланма: ишәкне, үлгәч тиресен туныйлар да, чүплеккә илтеп ташлыйлар; сине дә, үлгәч, җәхмерүш хәзрәтләр сәламәт булса, колагыңнан өстерәп чүплеккә илтеп ташларлар. Каберемез, инша алла, бик ерак булыр.
Дәхи, «Фикер» мөхәррире байга сөйләп кудыртып чыгарыр, дип тә курыкма, зинһар, теләгәнчә аша; имән әкәләсен ашый торган каты борын шикелле, шартлаганча аша. Без, әлегәчә сиңа катнашмыйча тора алганымыз шикелле, моннан соң да торырмыз әле. Әллә болгандыра-болгандыра «Фикер» мөхәррирен хуҗаң илә талаштырмакчы, дошман ясамакчы буласыңмы? Болай итүдән максудың ни нәрсә? «Фикер» мөхәррире әллә сине кудыртып, урыныңны занимайт итәр дисеңме? Юк, алай бушка курыкма. Без һичкемгә җәбер иткәнемез юк, без тик үрдәк биргән кешегә каз гына кайтарамыз. Әле син тагын бераз селкенсәң, гомерең буенча күзләрең күрмәгән вә колакларың, никадәр озын булса да, бу көнгәчә ишетмәгән нәрсәләр алырсән. Бер дә ашыкма, сау булсаң, күрерсән!
 
Җәхмерүш    (җәһәннәмгә   ормыш) — «җәһәннәмлек,   җәһәннәм кисәве» мәгънәсендә.
Мөхәррир — редактор.

Комментарий язарга


*