ТАТ РУС ENG

Яңа әсәрләр ("Идарәмезә яңа гына басылып…")

Идарәмезә яңа гына басылып чыккан өч данә милли әсәрләр килде. Бере — «Чапан илә пальто гаугасы», икенчесе — «Карт хәлфә», өченчесе — «Әхтәм агай вә гаиләсе». Әүвәлге әсәрнең нашир вә мөхәррире язылмаган. Әсәренең мәсләге, карт фикерлеләрне орышып, яңа фикерлеләрне тәнбиһ булса кирәк, дип аңладык. Әсәрдә язылган бәгъзе бәетләрне бу урында дәреҗ кыйламыз.

 

Әй, искеләр, искеләр,
Уйлаңыз: сез ниндиләр?
Бөтен иске гадәтләрне
Саныйсыз сез бу диннән.
Башында — зур чалмасы,
Телендә — юк алласы;
Көне-төне гайбәт ашый
Күп авылның мулласы.
Башында бик зур чалма,
Аякта яшел читек:
Утыралар кемнәр илә,—
Кара Бохарга китеп.
Әй-әй, кардәшләр, сезгә
Инсаф кермиме һич тә?
Яңаларны тәкфир итеп,
Калдыңыз бигүк кичкә.


«Карт хәлфә» исемле әсәр борынгы иске хәлфәләрнең гаять тәрбиясезлек вә илтифатсызлыкларын вә дөньядан бихәбәр, кеше көлкесе улып йөрдекләрен күрсәтәдер.
Өченче әсәр «Әхтәм агай» да үз көче илә хезмәт итүче кешеләр хәленә каралып язылган файдалы, заманга мөнасыйб хикәячектер. Бундаен әсәрләр күбрәк чыкмасыны өмид итәмез. Яңа әсәр сахибләре үз әсәрләрене идарәмезә бирсәләр, һәр каюсы хакында үз фикеремези яза торачакмыз.

 
Икъбал вә сәгадәте — киләчәге һәм бәхете.
Тәнбиһ — кисәтү.
Дәреҗ кыйлу — басып чыгару.
Кара Бохарга китеп — Бохарага барып кара.
Тәкфир итү — «кяфер!» дип тамгалау.
Бихәбәр — хәбәрсез.
Мөнасыйб — ярашлы.
Сахиб — автор.

("Яңа әсәрләр". — «Фикер»нең 1907 ел 11 февраль (6) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә. Текст «Фикер»дән алынган.
Бу рецензиянең Тукайныкы булуы бик ихтимал. Моңарчы кайбер мәкаләләрендә, сатирик-юмористик парчаларында әдәби тәнкыйть фикерләре күренеп-күренеп китте. Бу «Яңа әсәрләр» рецензиясе басылганнан соң ике айдан аз гына артыграк вакыт үткәч, «Шигырьләребез» мәкаләсе чыкты. Рецензиянең теле, шагыйрьнең бу чордагы күп мәкаләләрендәгечә һәм «Шигырьләребез»дәгечә, саф татарча, стилендә дә Тукайныкыннан аерма күренми. Аңа кадәр әдәби әсәрләр өстендә уйланмаса, анализ-тикшерүләр ясамаса,  «Шигырьләребез» кебек теоретик    өлгереп җиткән мәкаләләр туа алмас иде.
Рецензия башындагы «Идарәмезгә яңа гына басылып чыккан өч данә милли әсәрләр килде» дигән җөмләдән автор редакциянең үз кешесе икәнлеге аңлашыла. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*