ТАТ РУС ENG

Әхмәт Урманчиевка (1912 ел, 1 гыйнвар)

1912 ел, 1 гыйнвар
Өчиледән Казанга


Әхмәт!
Мин монда. Хәзергә кайтуымнан бик мәмнүнмен. Киләчәктә дә хәзән булмас кеби. Казанның арты бигрәк кара. Берничә авылга кереп күрдем. Минем хәзерге торган мулла братыма ир вә кыз балаларга иҗек укытырга мәҗбүр. Бу якта һәркайда мәхәллә халкы мулланы авызлыклаган.
«Ялт-йолт» чыккач, миңа җибәрерсез әле. Русча көлке журналлары җибәрегез. Иншалла, рәсем мәүзугълары вә мәкаләләр җибәрсәм кирәк. Түбәндә адресым булыр. Фатихтан*, бер дә ялыкмыйча, «Ялт-йолт»ка язгалаштыруын просить ит. Колагын тондырганнан соң, гаҗиз калып, бер-ике нәрсә язса да файда. Габди** тавышы ахыры ни булып калды? Ул беркөн, бик шәбәеп, «Ялт-йолт»ның соңгы номерын эзләп йөридер иде. Ник эзләгән? Нәтиҗәсе юкмы әле? Берәр җирдә журналга бәйләнеп язарга йөрми микән?.. Журналдагы сез ычкындырган … сүзенә бәйләнүе ихтимал.
Хат вә матбугат көтеп

Габдулла Тукаев

Адресым:
Дер. Малый Верезей
Казанской губ. и уезда
Ново-Кишитской волости
Указному мулле К. Кабиру Амирову.
Астына, татарча язып, миңа тапшырылуын үтенәсез.
Бу адресны, кем сораса да, бирмәгез. Гыйльметдингә*** дә шулай яздым.
Әхмәт! Син калушны кәрзинкәгә салган кебек идең. Ул ничектер монда килмәгән. «Шәрекъ»тә калмаганмы? Аннан соң минем паспорт «Шәрекъ»кә килергә тиеш. Килгән булса, зинһар, тизлек белән миңа җибәр. Әллә, мин булмагач, кире авылга кайтарганнармы? Белеш әле.

Г.Т.

 

Мәмнүнмен — шатмын.

Хәзән — кайгы.

*Фатих — Фатих Әмирхан.
**Габди — Галимҗан Ибраһимов.
***Гыйльметдин — Гыйльметдин Шәрәф.

(Г.Тукайның Әхмәт Урманчиевка 1912 елның 1 гыйнварында язган хаты. «Совет әдәбияты» журналының 1961 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


 

Комментарий язарга


*