ТАТ РУС ENG

Әхмәт Урманчиевка (1912 ел, гыйнвар)

1912 ел, гыйнвар
Өчиледән Казанга


…Февраль урталарысыз монда сыерлар бозауламас. Минем максады аслыем булган сөт вә катыкны шуңарча туйганча эчеп булмас, ахры. Шунда да көннән-көн яхшырам кебек. Казанга апрель башларысыз кайтмаска дип торам. Чөнки «Болгар» белән «Шәрекъ»тән өмид өздем*. Барыбер, Щетинкин вә Колесниковка күчсәм** дә, салкын булыр кебек. Теге рәкымнәр астында языла торган нәрсә 20 рәкымнән артты. (Син күргәндә 7 рәкым иде.) Әгәр хөсне хатимә белән тәмам булса, исемен дә «Рәкымнәр астында» куярмыз. «Рәкымнәр астында» пессимистический рух белән башланган иде, монда бөтенләй оптимистландым, ахры. Ул да үзгәрде… Миңа «Горе от ума» белән Лермонтов «Полное собрание»сен җибәрә күр әле, кирәк… Әле, авыл хатирәсе булыр дип, бер юрган, ике мендәр эшләтеп алдым. Моннан соңра мин фатирда гына торачак булганга, бунлар тормышта да әһәмиятле нәрсәләр…

 

Максады аслый — төп максат.
Рәкым — цифр.
Хөсне хатимә — яхшы нәтиҗә.
*«Болгар» белән «Шәрекъ»тән өмид өздем — Тукай яшәгән Казан кунакханәләре.
**Щетинкин вә Колесниковка күчсәм — Казан кунакханәләре.

(Г.Тукайның Әхмәт Урманчиевка 1912 елның гыйнварында язган хаты. «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ндә (1914) Җ.Вәлидинең сүз башында (өзек) басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст «…мәҗмугаи асаре»ннән алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


 

Комментарий язарга


*