ТАТ РУС ENG

Әхмәтгәрәй Хәсәнигә (1913 ел, 20 март)

1913 ел, 20 март

Казан, Клячкин шифаханәсеннән

 

Мөхтәрәм Гәрәй әфәнде!

«Бер мөхәрриргә» шигыремдә* «Аң»га лаек дәрәҗәдә үк нәфасәт күрмәгәнемә күрә, «Мәктәп» журналына бирдем. Анда да ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Ахырда вә незаметныйрак җирдә китәчәк. 7 нче санда минем шигырь бик аз вә кешегә сизелерлек аз кергән. Өстәп йибәрергә бер нәрсәм бар иде. Инде, әлбәттә, соңдыр. Иншалла, 8 нчедән дә гафил калмам. Бер шәй язармын. Шулай да 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң ярыйдыр иде. Көн дә сине көттем. Хәер ула.

 

Г.Тукай

 

*«Бер мөхәрриргә» шигыре — «Мәктәп» журналының 1913 елгы 3 нче (24 март) санында басылган.

 

(Г.Тукай Әхмәтгәрәй Хәсәнигә 1913 елның 20 мартында язган хаты. Кулъязмасы (автограф) Мирасханәдә саклана (9 ф., 2 тасв., 17 с.б.). Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст Мирасханәдән алынган. Хат «Аң» журналының нашир һәм редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәнигә (1883—1934) язылган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*