ТАТ РУС ENG

Фатих Әмирханга (1913 ел, 18 март)

1913 ел, 18 март

Казан, Клячкин шифаханәсеннән

 

Фатих!

Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз*. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас, ахры, дип торам әле.

Хәтереңдә булса, Шиһаб хәзрәтнең** әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып Болгар манарасына язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк.

«Кояш» тәртипсез килә. Соң килә. 72 нче номер бер көндә өчәү килде. Бу көнге номер икәү килде. 73 не исә бөтенләй күргәнем юк. Зинһар, хәзер бер номерын җибәрсәгез лә! Зәкәрия абзыйга*** сәлам.

 

Бәндәгез Тукай

*Мәкаләне… баскансыз — сүз «Уянгач беренче эшем» исемле мәкалә турында бара.
**Шиһаб хәзрәт — Шиһаб Мәрҗани.
***Зәкәрия абзый — Зәкәрия Садретдинов, «Кояш» газетасының нашир һәм редакторы.

(Г.Тукайның Фатих Әмирханга 1913 елның 18 мартында язган хаты. Факсимилесы «Татар әдәбияты. XX гасыр» исемле дәреслек-хрестоматиядә (Казан, 1947; төзүчеләре М.Гайнуллин һәм Җамал Вәзиева) басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст факсимиледан алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*