ТАТ РУС ENG

Фатих Әмирханга (1913 ел, февраль)

1913 ел, февраль (?)

Казан, Клячкин шифаханәсеннән

 

Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдеңез?» — диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм дип әйттем», — дидем.

 

 

(Г.Тукайның Фатих Әмирханга 1913 елның февралендә язган хаты. «Кояш» газетасының 1914 елгы 2 апрель (377нче) санындагы «Тукай үлем алдыннан» исемле Фатих Әмирхан мәкаләсе эчендә басылган. Томнарына «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ннән (1914) башлап кертелеп килә. Текст газетадан алынган. Табибларның кушуы буенча Тукай Клячкин шифаханәсенә 1913 елның 26 февралендә керә.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


 

Комментарий язарга


*