ТАТ РУС ENG

Фатих Әмирханга (Казан, 1908 ел, 23 июнь)

1908 ел, 23 июнь
Казаннан Серноводскига

Фатих әфәнде! Сәлам, конечно.


Хатыңызны алдым. «Әл-ислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә, сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда. Үзем хәзер бернәрсәне дә, беркемне дә сөймим. Күңел эчү белән тәмам бозылган.


Уянды хандра* күңелемдә инде,

Караңгылык күңелдә нурны җиңде!


Торам-торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем истигъдад очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?» — дим.


Тәмам бер сәнә җон агызып йөрим бит!


Бу хәл туйдырды инде тәмам. Оренбургка Фатих Кәримев чакырган иде. Анда барсам, бәлки, үземә мөгайян эш булуы һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде, дим. Нишлим? Барыйм микән?


Монда «Әл-ислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән сөйгән гәзитә вә идеямә хезмәт итәр идем. Ләкин бу да бәгыйд. Шушы минем кайгым тугърысында бер-ике юл языңыз әле. Һаман үземне генә сөйлим икән. Сезнең кәефләр нәсыл, әфәндем? Анда баргач, тәәссереңез ничек булды? «В.-К.»да «Татарин» имзалы бер зат теге Касыйм Уралецка җавап язды**. Сезгә кирәк булса, шул номер газетаны җибәрермен.


Монда хосусый минем хәл искечә. Көндез «Ислах» идарәсенә барып утырам. Кич «Швейцария», «Аркадия», «Панаевский»ләргә*** барам. Мин әле кая барам.


Соңгы номерга бернәрсә дә яза алмадым. Бик озын бер хат языңыз әле, зинһар.


Г.Тукаев

 

*«Хандра» сүзе җәяләр эчендә рус хәрефләре белән басылган.
**«В.-К.»да «Татарин» имзалы бер зат теге Касыйм Уралецка җавап язды — Казанда чыга торган «Волжско-Камская речь» газетасында берәү С.Рәмиевне генә үгет-нәсихәтчелектән азат шагыйрь итеп язгач, Касыйм Уралец «Волжский листок» газетасында (Казанда чыккан) М.Гафурины өстен куеп, Тукайны тәрҗемәче итеп күрсәткән була. Бер атнадан «Волжско-Камская речь» газетасында әлеге «Татарин» сүз ала һәм Касыйм Уралецның дөрес фикерләмәвен әйтә.
***«Швейцария», «Аркадия» «Панаевский»ләр — Казандагы бакчалар, шәһәр халкы ял итә торган урыннар.
Истигъдад — булдыклылык, талант.
Кальбән — чын күңелдән, йөрәктән.
Бәгыйд — ерак.
Нәсыл — ничек.


(Г.Тукайның Фатих Әмирханга 1908 елның 23 июнендә язган хаты. Мирасханәдә саклана (9 ф., 2 тасв., 9 с.б.). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст Мирасханәдәге кулъязмасыннан алынган . (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*