ТАТ РУС ENG

Кәбир Бәкергә (1912 ел, 12 май)

1912 ел, 12 май

Уфадан Казанга

 

Мелла Кәбир!

…Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына кан тәхлиле тугърысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бу кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә, анда микроб булган тәкъдирдә дә, аңар агулы дару җибәрү мөмкин түгеллеген сөйләде. Җүтәлдән бер-ике төрле дару бирде. Кымыз эчәргә кушты. Уфада кымыз бер генә җирдә. Публика дәрхаль эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка ләктерәм…

Монда чәчәк тә агач исе. Теге аспирин җоттыра торган авыру (бизгәк) күптән бетте…

Сез нишләп йөрисез? Иблис галәйһи… кайларга барырга киңәш бирә? Шакиргә* шундый пәйгамбәр төсле кешесе өчен рәхмәтме — ни генә әйтим. Кәрим Сәгыйдевкә күп сәлам. Сафа әфәндегә** хосусый хат яздым…

Тиздән китмәк булам (ягъни Троицкигә). Хатны шушы адрес белән язарсың: «Троицк, Оренбургская губерния. Габдрахман Рахманкуловка (Тукаевка)». Шәрифел Әхмәдигә*** сәлам. Мәскәүдән соң, Ходай тугъры китереп, урыным яхшы булды. Вагонда буфет та бар иде. Бернәрсәгә дә аптырамадым. Әлегә җитәр.

Тукай

Тәхлил — анализ.

Дәрхаль — шунда ук. 

* Шакир — Шакир Мөхәммәдъяров.
**Сафа әфәнде — Сафа Баязитов.
***Шәрифел Әхмәди — Шәриф Әхмәтҗанов (1892–1939), бу вакытта студент, соңыннан җәмәгать эшлеклесе.

(Г.Тукайның Кәбир Бәкергә 1912 елның 12 маенда язган хаты. Кәбир Бәкернең «Тукай Петербургта» исемле китабында (Оренбург, 1914) басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст китаптан алынган.  Хат дусты Кәбир Бәкергә (1885–1944; язучы, публицист) язылган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


 

Комментарий язарга


*