ТАТ РУС ENG

Хатлар

Фатих Әмирханга (Казан, 1908 ел, 23 июнь)

1908 ел, 23 июнь Казаннан Серноводскига Фатих әфәнде! Сәлам, конечно. Хатыңызны алдым. «Әл-ислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә, сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда....

Гайнетдин Туприевкә (Казан, 1909 ел, 13 март)

1909 ел, 13 март Казаннан Уральскигә Мөхтәрәм Гайнетдин әфәнде! Хатыңызны алдым. Рәхмәт. Бу көнгә кадәр җавап яза алмаганымны кичерәсез. Казан бит, ахры, һаман кайныйбыз. Төрле яктан төрле кешеләр, җавап язмыйсың, дип үпкәләп язалар. Эш тә...

Камалетдин Хисаметдиневкә (Казан, 1910 ел, 25 сентябрь)

1910 ел, 25 сентябрь Казаннан Уральскигә Борадәр Кәмалетдин әфәнде! Һәр өч хатыңны да алдым. Җавап язмаганым өчен гафу итәсез. Чөнки һичкемнең хатына да каршы җавап язмыйм. Әллә нигә ялкауландым. Хәзер бер җирдән дә хат килми....

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

1910 ел, 9 ноябрь Казаннан Сарашка Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде! Миңа дустанә озаткан кулыгызны мәгальмәмнүният кысып кабул иттем. Кулыма төшкәндә, шигырьләрегезне укыйм. Шөбһә юк. Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 

1910 ел, 4 декабрь Казаннан Сарашка Мөхтәрәм Сәгыйть әфәнде! Бүлмәмдә ары-бире карандым да, каләм заты таба алмагач, карандаш белән генә язарга керештем. Дөнья искедән бирле шулай инде: итекченең аягы ялангач, язучының каләме юк. «Шильон мәхбүсе*»нә,...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)

1911 ел, 1 гыйнвар Казаннан Сарашка Сәгыйть әфәнде! С.Р.нең* вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда «Теория словесности» вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 22 гыйнвар)

1911 ел, 22 гыйнвар Казаннан Сарашка Сәгыйть әфәнде! «Шильон мәхбүсе»н «Гасыр»* дөньяга чыгарса, Сезне беренче муаффәкыятегез белән тәбрик итәчәкмен. Минем мәктәп китапларына керешкәнемне «жәл» дисең. Алай түгел. Мин мәктәпләребезнең хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

1911 ел, 11 февраль Казаннан Сарашка Сәгыйть! Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә,...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)

1911 ел, 4 март Казаннан Сарашка Сәгыйть! Габди-Галимҗанның* вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер төрле эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт күрмим. 10 сәхифәдә...

Сәгыйть Рәмиевкә (1911 ел, 4 март)

1911 ел, 4 март Казаннан Әстерханга Эчем, тышым Ишми вә игъванына злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш,...