ТАТ РУС ENG

Хатлар

Әхмәт Урманчиевка (1911 ел, 5 май)

[1911] ел, 5 май Әстерханнан Казанга Мелла Әхмәт әкә! Мин, малай, Әстерханда. Бу хат сиңа барганчыга кадәр булган вакытны исәпләмичә, тагын бер ай кадәре торырга карар бирдем. Киләсе хатымда рәсемнәр өчен темалар вә, булдырып булса,...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 20 октябрь)

1911 ел, 20 октябрь Казаннан Сарашка Мелла Сәгыйть! Бу хат белән теге, вәгъдә иткәнем Садриның*, ачык хатын җибәрәм. «Шура»да һәм «Идел»дәге «Мусульманство»ны яклаган мәкаләләреңне укыдым**. Балаларга ярдәмгә килүем тугърысындагы дөрест фикереңә тәхсин. Бүген сигезенче көн...

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 15 ноябрь)

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙГӘ 1911 ел, 15 ноябрь Казаннан Сарашка Сәгыйть! Бер кешенең гәзитәдә: «Хөррият! Инсаният! Исламият!» — дип кычкыруы гына аның рухын аңларга җитмәгәнлеге сиңа билгеле инде. Моңар Мөхәммәт ага Карабиков, Сабир әл-Хәсәни кеби зате галиләр...

Гыйльметдин Шәрәфкә (1912 ел, 1 гыйнвар)

1912 ел, 1 гыйнвар Өчиледән Казанга Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Сандык шикелле кечкенә генә, нараттан салган ак өй — үземнеке. Көненә ике ягылганга, бик җылы, тәмам чишенеп йоклыйм. Иртә белән яңа сауган җылы сөт эчәм....

Әхмәт Урманчиевка (1912 ел, 1 гыйнвар)

1912 ел, 1 гыйнвар Өчиледән Казанга Әхмәт! Мин монда. Хәзергә кайтуымнан бик мәмнүнмен. Киләчәктә дә хәзән булмас кеби. Казанның арты бигрәк кара. Берничә авылга кереп күрдем. Минем хәзерге торган мулла братыма ир вә кыз балаларга...

Әхмәт Урманчиевка (1912 ел, гыйнвар)

1912 ел, гыйнвар Өчиледән Казанга …Февраль урталарысыз монда сыерлар бозауламас. Минем максады аслыем булган сөт вә катыкны шуңарча туйганча эчеп булмас, ахры. Шунда да көннән-көн яхшырам кебек. Казанга апрель башларысыз кайтмаска дип торам. Чөнки «Болгар»...

Әхмәт Урманчиевка (1913 ел, 11 май)

1912 ел, 11 май Уфадан Казанга   Әхмәт! Менә бүген 11 май, ягъни Казаннан чыкканыма тәмам бер ай тулганда, сиңа хат яза алам. Уфада гына торган булсам, хат түгел, мәкаләләр дә язган булыр идем. Ләкин...

Кәбир Бәкергә (1912 ел, 12 май)

1912 ел, 12 май Уфадан Казанга   Мелла Кәбир! …Мин кайтып җиттем. Эшләр көткәнчә. Уфа докторына кан тәхлиле тугърысында бардым. Ул әүвәл тазарырга, сәламәтләнергә кирәклеген вә бу кадәр беткән тәнне тәхлилгә вә, анда микроб булган...

Гыйльметдин Шәрәфкә (1913 ел, 11 июнь)

1912 ел, 11 июнь Троицкидән Казанга   Монда бер тарафтан хәлем яхшы, казакъ бае шикелле, иткә тук, кымызга гарык булып торам. Урыным Троицкидән 25 чакрым җирдә, һәр тараф сахра. Ике казакъ өеннән башка бернәрсә дә...

Әхмәт Урманчиевка (1913, 15-20 гыйнвар)

1913 ел, 10–25 гыйнвар Казаннан   Әхмәт! «Яңа ел» рәсеме ярар да, пожалуй; фәкать аның астына «Әзалияттән очып килгән Яңа ел үзенә дөньямызда урын да таба алмый», — дип язарга кирәк. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый....