ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 20 октябрь)

1911 ел, 20 октябрь
Казаннан Сарашка


Мелла Сәгыйть! Бу хат белән теге, вәгъдә иткәнем Садриның*, ачык хатын җибәрәм. «Шура»да һәм «Идел»дәге «Мусульманство»ны яклаган мәкаләләреңне укыдым**. Балаларга ярдәмгә килүем тугърысындагы дөрест фикереңә тәхсин. Бүген сигезенче көн инде авыруым килми. Авыруына кайгырмаганым шикелле, сәламәтләнүенә дә куанмыйм. Барыбер. М-гә*** мин, әлбәттә, яхшы тәэсир калдырганмындыр. Чөнки аның алдында мин һаман көлдергечлек ролен уйнадым, һәм аның безнең Казанның бәгъзе интеллигентләреннән аерым булуына вә укып та чукынмаганлыгына, һаман татар булып калуына таянып, аннан бер дә тартынмыйча, алдына рухымны ачып салдым.
«Мусульманство» һәм «Мусульманин» кешеләре**** хакында монда төрле сүзләр сөйләнгәнгә генә тәвәкъкыф итәм. Югыйсә миндә «Мусульманство»ның татарчасына бастырырга шигырьләр бар.
Син аларны кемнәр дип таныйсың? М. ул кавказлыларга алданып йөрми микән?
Мин хәзергә шулкадәр генә язам. Вакытым аз.

Бакый сәлам вә ихтирам. Г.Тукаев.


Имзаи шәрифе — кадерле имза.

Тәхсин — рәхмәт.
Тәвәкъкыф итү — тукталып тору.

*Садри — Садри Максуди.

**мәкаләләреңне укыдым — «Идел» газетасының 19 октябрь санында С.Сүнчәләйнең «Мусульманин» журналы» исемле мәкаләсе басылган. «Шура» журналында С.Сүнчәләйнең шигырьләре генә күренә.

***М-гә — Мирсәяф Кырымбаев (автографта башта Мирсәяф дип тутырып язылган була, ләкин сызыла).
****«Мусульманство» һәм «Мусульманин» кешеләре — «В мире мусульманства» газетасы һәм «Мусульманин» журналы истә тотыла.

(Г.Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 20 октябрендә язган хаты. Автографы (кулъязмасы) Мирасханәдә саклана (9 ф., 2 тасв., 8 с.б.). Беренче мәртәбә академик басмага (Сәгыйть Рәмиевкә язылган дип) кертелгән. Текст автографтан алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


 

Комментарий язарга


*