ТАТ РУС ENG

Зәйнәп Хәсәнигә (1913 ел, 28 март)

1913 ел, 28 март
Казан, Клячкин шифаханәсеннән


Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым!
8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, «Толстой сүзләре»нең бер-икесен синзур бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр.

Г.Тукаев

 

 

(Г.Тукайның Зәйнәп Хәсәниягә язган хаты. Кулъязмасы (автограф) Мирасханәдә саклана (9 ф., 2 тасв., 18 с.б.). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст Мирасханәдән алынган. Хат Әхмәтгәрәй Хәсәни хатыны, «Аң» журналы секретаре Зәйнәп Хәсәниягә язылган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*