ТАТ РУС ENG

Мәкаләи махсуса

Мөхәррир әфәнде* мине орышып яза:
«Казаннан киткәнеңә икенче ай инде, бернәрсә дә язмыйсың, идарәгә бер мәкалә дә җибәрмисең…» — ди.
Соң инде, әфәндем, үзең озата төшкәндә, «Фультон» парахудының эсселеген вә «сәйяр мунча» дияргә ярарлык булганын, минем шуңар никадәр куанганымны күрдең бит. Парахуд кузгалды. Син чыгып киттең. Мин каютның ләүкәсенә мендем дә яттым. Шуннан бүтән нәрсә языйм? Мин яныма каләм, кара да алмаган идем. Һәркем үз кайгысын язарга рөхсәт инде. Арка туңу мәсьәләсен кыш көне бер кәррә язган да идем.
Әле Гаяз әфәнде рисаләсендәге Сөннәтче бабай**, аркасы туңганлыктан гына, арка җылытырга бер хатын алган, ди. Мин ул китапны үзем укымадым, укыган кеше генә сөйләде.
Укырга, мин Гаяз әсәрләреннән куркам да. Беркөн, соңгы китапларыннан берсен укыган тәэсир бетмәс борын, мәхәббәт хакында бернәрсә язган идем, гөнаһ шомлыгына каршы, язганым ушбу рәвешчә булды: «Берзаман үгез, сыеры бар бер агайның капка төбенә барып, авызын күтәрде дә, мәхәббәт һәм нәзек хиссият белән, ишегалдындагы бозауга хитабән:
— Әниең өйдәмүүүһһһ! Әниең өйдәмүүүһһһ! — дип кычкырды.
Бозау җавабында әкрен генә:
— Өйдәәәәммм, — диде. Шуннан соң гашыйк садыйк маңлай сөңгеләре белән капканы төртте дә эчкә тәшрифе кадәм боерды.
Димәк, мин язалмыйм; әгәр материалыңыз булмаса, мәсәлән, Һинди Минһаҗ дарелфөнүн акчасына «Дөньяда җәннәт вә аның хурлары» ясап ята, ди***. Шуны языңыз.
Беренче апрель көнне Җиңги Садыйк кибетенә әллә кем алдап автомобиль китерткән, ди. Шуны языңыз. Кяфер арбалар дин мәсхәрә итә, диеңез. Шуны языңыз.
Теге, яз көне Иделнең күперен ватып, миллионнарча зарар иткән зур бозны Каф тавы артыннан Дәҗҗал мәлгунь безнең шәһәргә җибәргән, имеш. Дәҗҗалның болай каты күңеллеләнүенә Казаннан чыккан «Дәҗҗал» атлы пьеса**** сәбәп, имеш, ди. Дәҗҗал мәлгунь мәзкүр пьесада үз усаллыгының бер кешегә ике бутылка кара сыра эчерү белән генә беткәнлегенә гаять тә кәефе киткән, ди. Маңлаендагы чынаяк чаклы күзе, акаеп, табак чаклы булган, ди. «Нигә Мефистофель вә демоннарны үз дәрәҗәләреннән төшермичә, көчле итеп, чын усал итеп язалар да, мине кара сыра эчертүче дип кенә сыйфатлыйлар», — дип әйтә, ди. Боз әҗдәһа сурәтендә, ди. Казан городской галавасына хат язган, ди. «Күперне ваттырасың килмәсә, кызыңны бир!» — дигән, ди. Городской галава, дуст-ишләре белән киңәшкәч, әҗдәһага (бозга) каршы мөселман итчеләреннән иң тазаларын сайлап, балта күтәртеп җибәрмәкче булган, ди. Үзеңез ялгаңыз да, ялганлаштырыңыз да шуны языңыз.
Казанда бер зыялы мәрхүм Әхмәтҗан абзыйны милләт хамие, дин атасы, хәдис көтүчесеме*****, нәрсәләр дип мактаган, ди. Шуны языңыз.
Лөгатьче Хәсән Гали Казан дигән сүзнең ата казлар җәмгысе икәнен кәшеф иткән, ди. Ягъни фарсы җәмгысе дип әйтә, ди. Казан татарча дип әйтә, ди; Казан фарсыча дип әйтә, ди. Чорт ява знат, нәрсә дип әйтә, ди; шуны языңыз.
Казанда бер хәрчәүнәче үзенең пәрәмәч сата торган номерларына «Амуръ»****** дип исем кушкан. Вәхәлбуки «Камыр» дип атау тиеш иде (аның да тараканлысы). Шуны языңыз.
«Ялт-йолт» дигән сүз безнең журналга исем булырга ярамый икән. Шуны языңыз. Көлке журналларга үлгән шагыйрь вә мөхәррирләр исемен куярга кирәк икән. Мәсәлән, русларның «Будильник», «Оса», «Сатирикон», «Стрела», «Осколки», «Весельчак», «Попрыгунья-Стрекоза» исемнәрендә олугъ шагыйрь вә мөхәррирләре булган икән дә, алар, шул бөекләр рухына дога булсын дип, мәзкүр исемнәр белән көлке журналлары чыгаралар икән. Баштук мәдәни кавемнәргә бер нәүгы мәмдух тәкълид******* белән ияргән «Акмелла» мискиннең ахыры нишләп сүэ хатимәгә терәлсен?
Мөхәррир әфәнде! Әле минем авырудан башка эшем юк. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым. Самарда авырдым. Уфада авырдым, ахиреләмер, патша тора торган шәһәргә — Петербургка барып авырдым. Троицки халкы да күрми калмасын дип, монда да авырыйм. Ләкин монда эш шәп. Терелермен кебек. Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын әле.
Әлегә хушыңыз.
I
Ләүкәгә менү бәхтиярлыгының икенче көнендә бугай, төнгә табарак, Самарга җиттем. Ярдагы извозчикка: «Мине бигүк начар булмаган бер номерга илт», — дидем. Извозчик, әллә минем тышкы кабыгым чибәр булганга, әллә үзенә якынлыктан, Самарның безнең Воскрәсәнемез кеби яхшы урамындагы «Бристоль» номерына туктатты. Бинасы гаять мәһабәт, ишеге койма кадәрле зур, кыйбатлы пыяладан булганга, уңымнан, сулымнан шәһәрнең хисаплаулы публикасы үткәнгә, бу номерга керүдә тәрәддед иттем. Тик җүләр балык шикелле торам. Читтән караган кеше Саламторханның патша сарае янында торуын исенә төшергәндер.
Акылым тиз үк йитеште:
— Син Самарда начаррак номерга төшсәң, бер атна тормакчы идең, «Бристоль»дә исә бер генә кич кунарсың; син бит Казаннан, аның юеш һавасыннан качып кына чыктың, Самарны яратып түгел, ягъни «ля лихөбби Галиин биллибогзый Могавия»********. Төрекләр: «Бер көн шаһлык — шаһлыктыр», — диерләр…
Шуннан соң тәүлеге 1 сум 25 тиенлек иң арзанлы номерына кереп урнаштым.
Караңгы булды. Ут янды. Ләкин кыр зурлыгы номерда япа-ялгыз утырырга күңелсез. Извозчик белән Фатих әфәнде Мортазинга********* киттем.
Извозчиктан:
— Мулла ерак торамы?
— Вот, за углом.
Чынлап та, бер чатны борылсак, Фатих әфәнде капка төбендүк тора икән. Дәгъвәт иттем. Бер сәгатьтән килмәкче булды.
Кайтып самавыр сорадым. Фатих әфәндене көтәм. Әмма эчемне бернәрсә тырный… Ходай орган извозчик шул бер чатлык җиргә бер тәңкә алды бит! Әле номерга кереп җитмәгән, 2 сум 25 тиен — выжжжт! Менә ничек булды:
— Самарның мулласын беләсеңме?
— Беләм.
— Шунда күпмегә алып барасың?
— Илле тиен.
— Таксача күпме тиеш?
— Кырык тиен. Ну, бер ун тиен арттырырсыз инде.
Риза булдым. Бер чаттан барып, икенчесеннән алып кайтты да, мин, ди, ике конец йөрттем, ди. Бер тәңкә кирәк, ди. Нишлим? — бирдем. (Бу вакыт муллаларның дәвере исемә төште.) Чәй янында кайгырып утырам. Ник полицийский чакырмадым? Ник 50 тиен генә биреп кереп китмәдем? Вә әсәф! «Икътисад» мөхәрриренә барганда шундый икътисадсызлык эшләдем бит! Соңыннан таксаның 25 тиен генә икәнен белдем.

Сәйяр — күчмә.
Кәррә — тапкыр.
Хитабән — эндәшеп.
Гашыйк садыйк — чын турылыклы гашыйк.
Тәшрифе кадәм боерды — атлап керде.
Дарелфөнүн — югары уку йорты.
Мәзкүр — әлеге.
Хамие — сакчысы.
Лөгатьче — сүзлекләр төзүче.
Җәмгысе — күплек.
Кәшеф итү — уйлап табу.
Мәдәни кавем — мәдәниятле халык.
Сүэ хатимә — күңелсез бетү (нәтиҗә).
Ахиреләмер — ахырында.
Бәхтиярлык — бәхет.
Тәрәддед итү — икеләнү.
Дәгъвәт итү — чакыру.
Вә әсәф! — Ни үкенеч!
*Мөхәррир әфәнде — журналның редакторы Әхмәт Урманчиев (1880–1922).
**Гаяз әфәнде рисаләсендәге Сөннәтче бабай — Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» хикәясендәге төп образ (Корбанколый).
***Һинди Минһаҗ дарелфөнүн акчасына «Дөньяда җәннәт вә аның хурлары» ясап ята, ди — дарелфөнүн салдырам дип җыйган акчаны үз кирәгенә генә тоткан Һинди Минһаҗ Кадермәтевнең китабы Казанда 1912 елда чыккан (әсәре: «Минһаҗетдин Йосыф Кадермәти»; беренче җөзьә).
****«Дәҗҗал» атлы пьеса — Галиәсгар Камалның 1912 елда язылган һәм басылган драмасы.
***** Әхмәтҗан абзыйны… хәдис көтүчесе — «Бәянел хак» газетасындагы язмаларында Әхмәтҗан Сәйдәшев хәдисләрне күп куллана торган булган.
******«Амуръ» — ул чакта Казанның Мәскәү (Киров) урамында урнашкан кунакханә. Шифаханәгә керер алдыннан Тукай анда яшәгән.
*******Бертөрле мактаулы иярү.
********Галине яратудан түгел, бәлки Могавиягә дошманлыктан (әйтем).
*********Фатих әфәнде Мортазин — Самара шәһәре мулласы, «Икътисад» журналының нашир һәм редакторы.

******************************************************************************

II
Вәгъдәсендә Фатих әфәнде килде. Бик озаклап һәм төрле мәсьәләләр тугърысында сөйләп, тәмам төнге уникене җиткердек. Фатих әфәнде тыныч кич теләп китте. Иртәгә миңа вокзалга барырга вә озатышырга бер шәкертен җибәрәчәген вәгъдә итте.
Фатих әфәнде тыныч кич теләсә дә, минем күңел тыныч түгел, йокы килми иде. Чәй урынын җыярга звонок бастым. Марҗа килде. Аңар йокы килмәгәнлектән, эч пошудан зарландым.
Ул номерда тоташ первоклассный ресторан барлыгын, анда номер коридорыннан эчке кием белән керергә мөмкинлеген сөйләде… Ресторанның первоклассный булуы миңа ошамады. Мин андый рестораннарны яратмый торган идем. Чөнки Казанда шуларның швейцарлары, кием начарлыктан, бер-ике мәртәбә кертми җибәргәннәр иде. Шул заман ук ресторан ишекләренә тыштан йозрык селкеп киткән идем. Көннәрдә бер көн шундый рестораннарның берсенә бер иптәшем берлән бардык. Ишеген ачкач та, швейцар, безгә күзен акайтып:
— Вас не пустим!
— Почему?
— Одеты неприлично.
— Чорт с вами.
Без мәэюс-мәэюс, мәхзүн-мәхзүн чыгып киттек. Юлда иптәшем бер хәйлә корды:
— Әйдә, — ди, — мин синең фуражканы киим, син минем бүрекне ки, — ди.
Мәгъкуль, шулай иттек, тагы ресторан ишегенә бардык. Безне инде икенче кешеләр дип белерләр дип уйлыйбыз. Швейцар, ишектән башын гына чыгарып:
— Вам сказано, господа! — диде.
Иртә белән торгач, иптәшем белән кичә кичке хәйләбездән шундый көлештек ки, хәтта «Болгар» стенасындагы тараканнар, көлкедән эчләре катып, идәнгә шап-шап егылып төшәләр иде.
Хикәят бетте. Әлхасыйль, Самар киченең иртәсендә кесәмдә акчам сәламәт, башым сау көенчә уяндым.
Шәкерт үз вакытында килде. Әйберләрне төреште.
Без икәү, резиналы фәйтунга утырып, Самарның ат аягы ләп! ләп! итеп кәефне китереп бара торган асфальт урамы белән вокзалга юнәлдек. Юлымызда атлы вагон — конка очрый иде. Зур шәһәрләрдә трамвай күреп өйрәнгән күзгә бу конка бик хәкыйрь һәм көлке тоела иде.
Конка янымнан үтсә, мин андагы пассажирларның сакал-мыексыз кешеләренә карамыйча, бигрәк сакаллы сабыйларга күзем төшә иде. «Оялмыйча, сакалларын салпайтып, шунда утырып баралар бит!» диясе килә иде. Кыскасы гына, көлкегә калган бу нәрсәне тотасы да балаларга бирәсе! дигән фикер хәтергә килә иде. Конкага җигелгән атлар җан авырттырырлык кызганыч вә теге сакаллы сабыйлар тарафыннан мәзлум тоелалар иде. Бу бөтенләй чебенгә сука җигү булып күренә иде. Вокзалга барып җиттек. Вагонда бер урысның слойка белән тозлы кыяр ашавыннан башка бернәрсә дә кызык тоелмады. Уфага барам.
III
Уфага җиттем. Тау башында тәртипсез таралып утырган. Извозчикка утырдым. Ләкин бу инде Самарныкы түгел иде. Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем, такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде. Таудан акрынлап менәсең. Җулның әтрафында җәһәннәм кеби тирән чокырлар хисабы юк. Җәһәннәмнәрнең тирәсенә саклык өчен тезгән баганаларның арасы бик сирәк булып, арба янтайса, мөкиббән галә вәҗһиһи җәһәннәмгә төшү бик мөмкин иде.
Уфага кергәндә бер дә шәһәргә кергән кебек булмый. Әллә нинди ачык-тишек вә рәтсез һәм пустынный урамнар белән барасың. Эч поша. «Кая соң моның шәһәрлеге?» — дип сукранганда, көчкә беркадәр яхшырак урамнарга кердек. Шулай барганда, «Сабах» көтепханәсенең ак вывескасы күренде. Тугъры анда туктадым.
«Сабах»ка килүдән максудым, Самардагы кеби, бер «Бристоль»гә барып эләкмәскә, ягъни нинди номерлар ничек булачагын сорашу иде. Ләкин, күрдем ки, магазинга тоташ шундый киң вә яхшы бер квартир бар, монда мин түгел, миңа тагы 19 кеше кушсаң да сыярлык иде. Җитмәсә, аның асты кухня булып, һәрвакыт астан җылы бәргәнлеге беленде. Менә рәхәт! Менә икенче ләүкә! Монда китап төялеп килгән гайре мөтәнаһи ящиклардан карават ясау вафли пешерү шикелле тиз. Аста ящик булса да, өстенә йомшак вә матур нәрсәләр каплагач, ярый ул: өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә? Урамга чыксаң, мыекны кашыктагы май белән майлап була. Дөнья яратылганнан бирле ялганнар күбесенчә тотылмый калган. Бичара Рәшит казый гына, микадо мөселман була дигән булып*, һәммә татар галәмен алдый язган иде. Ләкин «Тәрҗеман» мөхәррире**, чыгып, Рәшиткә: «Баба, кашыктагы мыек майлый торган маеңны песи ашады», — дип оятлы итте. Мин фәкыйрь дә, татар вә исламга гаид эшләрдә «чебен тимәс чер итәр» бер кеше булганымнан, «Японияне мөселман идүче голяма нәрәдә?» сәрләүхәле бер шигырь язган идем.
Квартир, гомумән, күңелле. Кеше күп килә. Эч пошарлык түгел. Монда һәр көн мөхәддисе кәбир Әхмәтфаиз Даудов*** белән күрешәбез. Ул скрипкәдә маташтыра, әлегә яхшы уйный алмый. Ләкин җырласа, мин андый җыруны бөтен гомеремә тыңлар идем. Аның гади сөйләшүдә дә металлический вә музыкальный тавышы җырлау заманында бөтен көчен вә голүвиятен изһар итә. Мин Латыйповны**** ишеткәнем юк, ләкин Камил бушбугаз кебиләрне бу җирдә телгә алырга да хурланам. Петербург профессорлары хәзер башкорт халкының бик тиздән монкариз булачагына иман иткәннәр. Башкортларның гадәт вә әхлакларын язып һәм кием вә зиннәтләрен музей өчен тикшереп ятмакталар икән. Әгәр Фаиз әфәнде кеби чын башкорт рухы вә башкорт моңы белән җырланган җырлар да граммофоннарга алынып калса, моның башкорт инкыйразыннан соң азмы әһәмияте булыр иде?! Ләкин милләтемез диңгезенең энҗеләре төптә ятып, «ул-бу»лары гына өсткә кала шул.
Дикъкать итәсезме? Хәзер граммофонга җырлау фахишәләр вә әнвагъ эшсез, ашсызлар кәсебе булды. Казанның «Кәҗә Маһи», «Подвал Фатима», «Этле Хөсни», «Җиңгәчи кызлары»на кадәр төрле шәһәрләрдә граммофонга җырлап, милләтнең сәмгын мәсхәрә итеп бетерделәр. Фахиш тавыш, фахиш рух, фахиш көй! Фахиш мәгънә! Менә шулар безнең фәхшиятсез, пакь мөселман түрләренә кереп утыралар. Түрдә утырып, граммофоннар сүгенәләр. Мин Казанда, Әстерханда әллә ничә граммофоннан шуны уйнатучы гаилә әфрады өчен кызарып утырдым. Алар минем кәефемне ачарга граммофон боралар иде. Мин исә чыраемны сытып утыра идем. Чөнки алар, миңа шикәр дип, үзләре белмичә, ачуташ каптыралар иде.

Мәэюс-мәэюс, мәхзүн-мәхзүн — өметсез-өметсез, кайгылы-кайгылы.
Хәкыйрь — кимсетелүле, хурлыклы.
Мөкиббән галә вәҗһиһи — йөзтүбән.
Гайре мөтәнаһи — чиксез күп.
Гаид — бәйләнешле.
Сәрләүхәле — исемле.
Мөхәддисе кәбир — хәдисләрне күп белүче.
Голүвиятен изһар итә — бөеклеген ачып бирә.
Монкариз булу — бетү.
Инкыйраз — бетү, юкка чыгу.
Әнвагъ — төрле-төрле.
Сәмгъ — тыңлау тойгысы.
Гаилә әфрады — гаилә әгъзалары.
*Бичара Рәшит казый гына, микадо мөселман була дигән булып — Габдерәшит Ибраһимов Япония мөселманлыкка чыга дигән хәбәрләргә ышанып, Япониягә баруы истә тотыла.
**«Тәрҗеман» мөхәррире — Исмәгыйль Гаспринский.
***Әхмәтфаиз Даудов — һәвәскәр җырчы. Буби мәдрәсәсе мөгаллиме булган. 1917 елда провокатор диеп кулга алына.
****Латыйпов — Фәттах Латыйпов (1884–1966), җырчы, артист.

********************************************************************************************

IV
Уфаның мәгъмурият ягы Казаннан күп начар булса да, табигать ягы күп шәһәрләрдән өстен. Әүвәл үк ул тау башында. Димәк, җәй көне дә, кыш көне дә һава яхшы. Җырларымызда шулкадәр күп җырланган Ак Идел буенда. Шәһәр эчендә йортларга караганда агачлар күп диярлек. Моның җәй көнеге әһәмияте! Өстән карашта, Уфаның халкы да айнык вә саф күренә. Чөнки бу шәһәрдә чат саен халык саулыгын химая итә торган сөт кибетләре, һәммәсендә халык. Пивнойлар сирәк. Бу шәһәр — «ай-һай, Казанның каласы, аза ишан баласы» түгел. Сөт сатучылар, мендәргә утырган мулла кеби, үзләре хезмәт итмиләр. Сөт эчүчеләр үзләре буфеттан сөт алып килә. Чөнки мулла сиңа Коръән укыта, дин өйрәтә, сөтче дә сәламәтлек бирә, алар нишләп хезмәт итсеннәр! Мөселман буласың килсә — дин өйрән, сау буласың килсә — әнә сөтне үзең барып ал! Монда трахтир официантлары кеби рия, нифакъ вә посетительгә ярарга тырышып кыйлану күренми.
Фәлсәфәгә кердем… язам, язам — кая көлкесе; урман, урман — кая төлкесе?!
V
Әйе, урманның да бөтен җирендә төлке булмый, мәкаләнең дә һәр сәтырында көлке булмый. Актар агач араларын — бардыр төлкесе; укып чык бөтен караларым — бардыр көлкесе.
Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мосахәбәмез күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше, икемезне әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде.
Нишлик соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган; җылар идек — әле күздән яшемез дә кипкән*.
Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы безнең бөтен коллегаларымызны шул халәте рухиягә китергән…
Әйе, әле күздән яшемез дә кипкән. Киләчәктәге шатлык яки ерак, яки юк.
Уфада шактый заман торсам да, аның эчен вә әтрафын карап җөри алмадым. Мәҗит белән йөрергә чыксам да, ярты юлда, хәл беткәч, өйгә борыла идек. Монда трамвай җук. Извозчикта эч кенә авырта, эч авырттырмый торганына утырсаң, кесә авырта иде.
Шәһәр бакчасында борадәран Кәримевләрнең «Йолдыз» исемендә кинематографлары бар. Көннәрдә бер көн Кәримевләр, әлбәттә, үзләре сизмичә булырга кирәк, кинематографларында «Мөхәммәт оҗмахы» дигән нәрсәне күрсәтмәкче булып игълан таратканнар. Бу хәлне сизгәч, Уфага яңарак килгән бер «зыялы» мәсҗедтәге картларга Кәримевләрнең шундый начар эш эшләячәгене сөйләгән. Картлардан хәбәр халыкка да таралган. Халык кызып, витринадагы афишаларны җыртып, Кәримев кешеләрен кыйнарга да уйлаганнар. Ләкин Кәримевләр ни дип җавап биргәннәр?
Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде:
Алар, без белмәдек дип, зари кыйлды,
Гөһәрләр күзләреннән җари кыйлды…
Әлкыйсса, мәзкүр нәрсәне күрсәтмәгәннәр.
Хәзергә җитәр әле.
VI
Өстән генә ләктереп китү тарызын алган мондый сәяхәтнамә өчен Уфада артык нәрсә күрмәдем бугай.
Хәер, шәһәр бакчасында, өстенә җөббә, башка зәңгәр фәс, күзгә күзлек, аякка бәтинкә, авызына кош канаты төшәрлек дәрәҗәдә борынын күтәреп барган бер мәгърур шәкертне туктатып, җүри, «вәкарь вә мәһабәтен» бозар өчен: «Син курай уйный беләсеңме?» — дип сорыйсым килде. Мин үзем, гомумән, шундый кәмитле мәһабәтлекне бозудан ләззәт табам. Аннан соң без беләбез ки, татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек аның «вәкар»ен бозарга кирәк.
Бу өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде.
Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, бәгъзан, мөхәррир булып гомер итеп, неграмотный үләчәк «зате галиләрдә» дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез.
Әле апрельнең әүвәлге яртысы гына җитә. Минем өчен көннәр әкрен кичәләр. Апрельнең әүвәл ягыннан, әүвәле Коръәннән чыгалмый җөдәгән малай кеби, мин дә үтә алмыйм. Малай, хәлфәсе сизмәгәндә, сабагын «сикерткән» кеби, мин дә күп йоклап карыйм. Ләкин максады аслый булган кымыз сезоны җитми. Уфада кымыз юк.
Дөрест, мин кымызны Уфада да, әтрафында да эчәчәк түгел. Мин аның өчен Троицкигә барырга Казаннан ук карар биреп чыккан вә йөзләп баш бия саудыра торган бер Троицки кешесенә барасы, кымызны савылган урынында чатыр тегеп торып эчәсе кеше. Чөнки Уфа әтрафын европалылар басып, биттабгы, андагы кымыз искусственный** (җәгъли)ланганыннан хәбәрем бар иде. Ләкин Уфада кымыз да булмаганлыгыннан, Троицки «кусагасылары»ның да «бия байламаганлыгын» истидлял итә идем.
Шулай ни ары, ни бире булып торганда, кесәмдәге Петербурга мине чакырып язган бер хат исемә төште. Бу хат инде беренче түгел, берничәнче иде.
Буш та түгел, җитди иде. Ләкин җитди булса да, мин Петербурга баруны көзгә, кымыз эчеп хәлләнгән чакка кичектермәкче идем. Юк инде, Петербурга хәзер барам. Кымыз да булмагач, Уфада нәрсәгә ятыйм. Җитмәсә, аның «авыллыгы», тынлыгы, җайсызлыгы минем әле хасил булмактагы яурупалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучылыгымны, галәбәлек, көрәш сөючелегемне үчекләгән кеби булды. Китәм Петербурга! Кымызга кадәр торам. Телеграм — ответ. Киттем.

Мәгъмурият — төзеклек.
Химая итү — саклау.
Рия, нифакъ — ялагайлык, икейөзлелек.
Мосахәбә — әңгәмә.
Халәте рухия — рухи хәл.
Зари кыйлу — кычкырып елау.
Гөһәр (гәүһәр, җәүһәр) — алмаз, асылташ; монда «алмаздай күз яшьләре» мәгънәсендә.
Җари кыйлу — агызу.
Тарыз — рәвеш.
Җөббә — җиләннең бер төре.
Зате гали — бөек зат.
Әүвәле Коръән — Коръәннең беренче кисәге.
Максады аслый — төп максат.
Биттабгы — табигый.
Кусагасы — кымызчы.
Байламаган (казакъча) — бәйләмәгән. «Бия савып кымыз ясый башламаган» мәгънәсендә.
Истидлял итү — нәтиҗә ясау, уйлап белү.
Галәбәлек — җиңү, өстенлек.
*«Елый-елый яшебез дә калмаган, кипкән» мәгънәсендә.
**«Искусственный» сүзе рус хәрефләре белән басылган.

*********************************************************************************

VII
Иртә белән, сәгать сигез. Менә сиңа Петербург. Николайский вокзал. Кечкенә чакта Бәдигыльҗамалны эзләп барган Сәйфелмөлекне укыганда, Сәйфелмөлек барган пәри шәһәре әллә нинди тып-тындыр, җеннәр үз шәһәрләрендә күренеп йөрсәләр дә, безгә күренмәгәндәге кеби, тавышсыз йөри торганнардыр, һәм әллә нигә ул шәһәр томанлыдыр, караңгыдыр кеби тоела торган иде.
Күккә баскыч куеп, фәрештәләрнең серләрен урларга менә торган җеннәрнең өйләре дә күз җитмәслек биек була торгандыр кеби сизелә иде. Вокзалдан чыгып извозчикка утыргач, миндә дә шул хатирә яңарды. Шәһәрдә бер тавыш, шатырдау, дөбердәү юк; үзе караңгы, томанлы; агач түшәгән урамда, резиновый шинле йомшак фәйтунга утырып барганда, бөтенләй калын киез итек киеп барган кеби буласың.
Ул өйләрнең биеклеге! Чорт белә: күгең кайда да, кояшың кайда! Болытмә, аязмә? Бернәрсә күренми. Бу шәһәргә керүне Уфага керүемне язган кеби язалмыйм инде. Гакылым хәйран.
Мине шәһәрнең мәһабәте баскан. Барысы бертөсле агач түшәүле урамнар. Конкалар уза. Алардан Самардагы кеби көләсе килми.
Чөнки трамвай да шундук, артындук автомобиль дә! Өйләрнең номерларын санап барам. Менә Сергеевская, 81.
Шып… туктадык.
Звонок бастым. Әле һаман иртә булганга, Муса әфәнде* йокысыннан хәзер генә торган иде. Чыгып кабул итте.
Ишегалды эчендә, бөтен дөньяны вә Петербургны күрсәтми торган сәдде Искәндәрләр кеби стеналар арасында бер квартир. Үзе кешегә зәхмәт бирү дәрәҗәсендә артык югары түгел. Дүрт-биш бүлмәле, шәһәренә күрә якты да. Муса әфәнде рәфыйкасе вә бала-чагалары белән шунда торалар икән. Мин түр бүлмәгә кереп урнаштым. Чөнки минем хәбәрем тизлектә вә телеграм белән генә килгәнгә, табигый, минем өчен номер-фәлән кеби махсус бер урын хәзерләнмәгән.
Мин Муса әфәнденең эш бүлмәсендә (рабочий кабинетъ**). Бүлмә әнвагъ гарәби китаплар белән тулы. Язу өстәле бер көн, өченче көн, кичә, аннан элек, әле генә язып ташланган материалларга күмелгән. Муса әфәнденең иртәге чәе дә, көндезге ашы да, кичкесе дә язу өстәлендә эш арасында, между прочим*** гына, ашалып эчелә.
Петербург — мәгариф урыны. Анда гакыл биналары да шул пәри йортлары кебек биек. Анда гыйлем урамнары да шулай пакизә вә тәрбияле. Көндезнең әллә кай сәгатьләрендә, кич белән төн буе, әллә кайда, әллә нинди лекцияләр, укулар…
Муса әфәнде шулар артыннан да җисмани вә рухани көче җиткәнчә йөгерә. Аңар көн җитми, төн җитми. Ул таң атарда мәзкүр урыннардан кайта. Между прочим гына йоклый. Тагы иртүк тора, тагы укый, тагы яза, тагы җөгерә. Между прочим гына идәндә җөргән берсе-берсеннән бер илле генә биек кечкенә балаларны сөеп, җуатып ала.
Менә шул фәгалият, шул эш арасында, җитмәсә, Муса әфәнденең үзе ята торган караватында мин авырып, җөткереп, гадәт буенча папирос тартып ятам. Муса әфәнде минем белән ләкъләка сатарга аз бушагач, бу кабинетта үземә-үзем уңайсызлык та сизгәч, минем көннәр, табигый, тагы авырая төштеләр.
Ихтыярсыз минем исемә Петербургта үземә бер номер алып тору төшә. Бу мәсьәләдә мин Муса әфәндене борчырга уйламыйм. Петербургта минем бишәр еллык иптәшләр: Кәбир Бәкер, Габделкәрим Сәгыйтевләр бар. Номер табышыр өчен дә, сагынганга да шуларны хәтерлим. Ләкин алар Муса әфәнде ханәсенә килмиләр икән. Билгеле, килгәнемне ишетмәгәннәрдер, ә мин инде бишенче көн Петербургта! Муса әфәндедән мәзкүрләрнең адресын вә «Нур» идарәсен**** сорыйм — ул белми.
Шулай аптыраганымда, бишенче көнне кич, бер студент килеп, Сафа әфәнде Баязидовтан***** миңа дәгъвәтнамә тапшыра. Дәгъвәтнамәдә адресы бар. Иртәгесен иртүк Сафа әфәндегә барып, «Нур» идарәсендә кичә уйлаган иптәшләрне күрәм. Хәлне сөйлим. «Казанская»дан****** әгъля бер номер алабыз. Номер тәүлеге самавырдан башка ике ярым. Чынлап та, әгъля коридор, очыннан урамга кадәр хәтфә палас. Мин аның коридор вә баскычына «Муромцев юлы» куштым. Невский проспектка якын. Гүзәл урамда.
Менә монда аулак, теләгәнчә авырып ят. Мин барганда «Нур» чыгачак көннәр тугъры килеп, Кәбир Бәкергә эш муеннан булса да, Сафа әфәнде аның урынына вакытча бүтән бер кешене язарга бәйләп, аны минем белән булышырга вә гәпләшергә «сәрбәст быракты». Менә Шакир әфәнде Мөхәммәдъяров килеп чыкты. Менә укучы яшьләр, мөгаллимнәр, менә Габделкәрим Сәгыйтев. Инде монда күңелсезләнергә урын калмады. Чөнки минем бүлмә чирек сәгать тә кешесез тормый. «Нур» идарәсенә барабыз. Сафа әфәнде анда гәзитә мәкаләләре тәртипли. Шул арада наборщиклар килә. Мәкалә сорыйлар. Хәзерләнгән бернәрсә юк.
Чөнки без берничә кеше, аны онытып, аш ашап, фәлсәфәләр сатып утырабыз. Чөнки яңа килгән кеше булганга, мин үзем гәзитә, үзем мәкалә булып киткәнмен.
Шулай да мин кайчыны искә төшерәм. Кайчы китерәләр. Яңа килгән татар гәзитәләрен сорыйм. Күз төшерәләр. Гәзитәләрдән әллә никадәр кисеп алырлык нәрсәләр чыга.
Шытырдатып кисеп алалар. Кая наборщик? Менә материал! Идарә кешеләрен мин кайчы тугърысында мөсаһәләдә гаеплим. Чөнки рус гәзитә идарәләрендә кайчының әһәмияте бик зур була. Анда каләм белән кайчы янәшә торалар. Кайчы белән эш итүчегә каләм кешесенә биргән вазифәне үк бирәләр. Шулай иттереп, кайчы безнең бүленгән татлы гәпне ялгап җибәрде.
Петербургның сыросте мине вокзалдан, төшкәч тә, хаҗига ябышкан мөселман кеби кочаклап алганга, табигый, минем авыру Петербургта гаять тә көчәйде. Апрель ахырлары җитсә дә, Петербургның суыгы — гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде. Шунлыктан фәйтүнгә утырып булса да урамга чыгу миңа газап иде.
Кайвакыт үзеңне җәберләп, каһәрләп чыкканда, юлда гади шәһәр бакчалары очрый. Агач төпләрендә яшь кыз белән җегет бер-беренә могашәка серләре сөйлиләр, «в любви объясняться»******* итеп утыралар. Болар төбенә утырган агачлар миңа урам себеркеләре булып күренәләр. Менә старший дворник җегет белән кызның торып киткәнен көтә, менә алар киткәч, дворник гашыйкларның агач дип уйлаган урам себеркеләрен алып китә шикелле тоела. Монда яз булганына галәмәт булса, ул да ит кибетләре тәрәзәсендә күренгән яшел суган иде.
Иттифакый уларак, Невский проспектка чыгыла иде. Бу урам мине гаҗәпләндерә дә, куркыта да иде. Бервакыт Муса әфәнде белән шуның бер ягыннан барганда, аркылы чыгарга тугъры килгән иде. Мин уртага таба бер-ике атладым да артык барырга куркып чигендем. «Муса әфәнде, дим, зинһар, дим, аргы якка 10 тиенгә извозчик яллап чыгыйк», — дим. Муса әфәнде көлә дә, ачулана да. Ул алай итү көлкелеген, курыкмаска кирәклеген, ахырда, үзе семьяле кеше булып та, рисковайт иткәнлеген сөйли. Мин тагын, извозчик, дим. Ул күнми, гакыйбәт, Аллага тапшырып, күзне йомам да, Муса әфәнденең култыгына тотынам да, күзне ачканда ары якта булабыз. Күкрәгем куркудан шулкадәр суга ки, площадьтагы чиркәү төбендә 15 минут җал итмичә ары китә алмыйм.
Курыкмаска, ул урам — дию кеби. Һәр көн үзенә бер-ике корбан алмый калмый, һәр көн тапталучыларны тикшерсәң, күбесе рабочий була. Чөнки алар да, минем кеби, андый «пәриле» урамнардан йөрергә өйрәнмәгәннәр.
Байлар урамы ул! Шомалар урамы ул!

Зәхмәт — кысынкылык, тыгызлык.
Рәфыйка — хатын.
Гарәби — гарәпчә.
Пакизә — пакь, нәфис.
Мәзкүр — телгә алынган (кешеләр).
Фәгалият — эшчәнлек.
Ләкъләка — гәп-әңгәмә.
Дәгъвәтнамә — чакыру кәгазе.
Әгъля — бик шәп.
«Сәрбәст быракты» — «эшеннән бушатты».
Мөсаһәлә — игътибарсызлык.
Вазифә — хезмәт хакы.
Могашәка — яратышу, сөешү.
Иттифакый — очраклы.
Гакыйбәт — ахырда.
*Муса әфәнде — Муса Бигиев.
**«Рабочий кабинетъ» сүзләре рус хәрефләре белән басылган.
***«Между прочим» сүзе рус хәрефләре белән басылган.
****«Нур» идарәсе — «Нур» газетасы редакциясе.
*****Сафа әфәнде Баязидов — Петербург мулласы, «Нур» газетасының нашир һәм редакторы.
******«Казанская» сүзе рус хәрефләре белән басылган.
*******«В любви объясняться» сүзләре рус хәрефләре белән басылган.

****************************************************************************************

VIII
Мин дә Петербурга бардым, дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым*. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер театрга, бер музейга вә, гомумән, бер достопримечательный җиргә булсын, җөреп булмады: әлеге хәстәлек! Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!
Но иной находит счастье,
Чувство счастья потеряв**, —
дигән бер шигырь дә исемдә.
Тик Сафа әфәндегә барганда гына бер җан рәхәте була иде. Анда граммофон, идәннән түшәмгә кадәр өелгән кыйммәтле пластинкалар. Әнвагъ арияләр. Бөтен мәшһүр моганни вә моганнияләр. Тәмам колак арыганчы граммофон борыла иде. Сафа әфәнде, граммофонны борганчы, нинди нәрсә вә нинди көй куелачагын бәян итә иде. Ул үзе дә музыканың илаһи ләззәтләрен аңлый торган кеше икән. Мин иң элек, ул граммофон уйнатмакчы булгач та, «татарча булмаса иде» дип үтенгән идем. Ул үзендә татарча пластинка юклыгын сөйләде. Мин, мәкаләмнең әүвәл башларында зарланган пычрак татар җырчыларын тагы бер ишетермен дип курыкканлыктан, Сафа әфәндегә эчемнән чын күңелемнән тәхсин әйттем. Менә Онегин ариясе. Татьяна бакчада утыра. Онегин, агач араларыннан килеп чыгып, җуан, ир кеше дә сискәнеп китәрлек тавыш белән җырлый. Татьяна әле генә өйдән, Онегиннан, гыйшыклык куркуы дигән курку белән качып чыгып утырган. Җөрәк леп-леп тибә. Шундый мәгънәле, нечкә курку һәм аптырау заманында Онегинның, Татьяна янына килеп, үгез тавышы белән кычкыруы, әгәр сценада күрсәм, миңа бик җәгъли кебек тоелыр иде дип уйладым. Чөнки минем (надо признаться***) әлегә кадәр опера дип әйткән нәрсәдән җүнләп хәбәрем юк. Быел, разочароваться**** итәчәгемне алдан сизеп, гомеремдә беренче мәртәбә операга йөрү эшен башламакчы булам. Шул тугърыда ничек тә гыйлем тәхсил итмәкче вә аңламакчы булам. Әгәр мин уйлаган җәгълият шулай ук чыкса вә ул фикерем хаталыгын аңласам да, бернәрсә оттырмаячагым билгеле. Ни булсам да, Сафа әфәнденең бай вә мөхтәлиф пьесалы граммофоны миңа яңа бер галәм ачарга сәбәп булыр төсле әле.
Кирәк номерымда, кирәк Сафа әфәндедә шулай күңелле вә ямьле тормыш белән Петербургта тагы бер атналар үткәргәч, иптәшләр мәслихәте белән, Петербургның дарелфөнүн табибен, зогъфем сәбәпле, минем номерыма китерттек. Ул, мине карап, кымыз эчәргә кирәклеген вә бик тиз Петербургтан китәргә тиешлеген сөйләде. 13 көн Петербург «ризыгын» ашагач, тагы Уфага таба сәфәр иттем. Инде Ряжскине үткәч тә, яшәргән агачлар (Петербург бакчасындагы урам себеркеләре түгел) күренеп, күкрәккә саф һава керә башлады. Уфага кайтсам, Уфа мине кияү көткән кыз кеби көтеп торган. Әтраф киенгән. Ямь-яшел. Кояш көлә. Яз җиткән, яз!
IX
Инде Уфада да кымыз күренгәли. Димәк, Троицкидә күптән бар. Г.Баттал әфәнденең***** үткен вә искренний интикадларын укыганым булса да, биззат күргәнем юк иде. Бу юлы Уфада аны күрдем. Уфада берничә генә көн хәл җыйгач, Баттал әфәнде белән вокзалга киттек. Троицкигә сәфәр. Поезд кузгалыр алдыннан билетнең бераз хатарак алынганы вә кире кайтарырга мөмкин түгеллеге аңлашылды. Чөнки без Чиләбегә туп-туры, туктамый бара торган поезд билете алганбыз. Дөрестән дә, безгә Чиләбедән бер станса бире — Полетаевкага туктый торганга алырга кирәк булган. Баттал әфәнде минем баруым тугърысында Чиләбедә Галиевләргә телеграм белән игълам итәргә уйлады. Мин рәд иттем. Чиләбедә вокзал тирәсендә бер номерда ял итеп, аннан соң ат яллап, кире Полетаевкага кайтырга карар бирдем.
Шулай итеп, видагълашып, Чиләбегә киттем. Чиләбе вокзалына төшсәм, өст-башы яхшы бер мөселман миңа тугъры карый вә һаман янымнан бара. Мин, сизенеп:
— Абзый, сез мине таныйсыз мәллә?
— Сез фәлән түгелме?
— Әйе.
— Мин Галиев булам. Сезне алырга килдем.
Вокзалда берәр стакан кофе эчкәч, әйберләрне сакларга биреп, Чиләбенең каласына юнәлеп, Галиевләрнең йортына килдем. Чәй янында хата билет алганнарны сөйләп, Троицкигә барырга берәр иптәш юкмылыгын сораштым. Бу мөхтәрәм әфәнделәр, мин аштан соң ятып хәл җыеп торганчы, иптәш тә тапканнар. Ат та киләчәк булган.
Бераздан атлар килеп, Троицкигә бара торган бер приказчик юлдаш булып, Полетаевкага юнәлдек. Юлымыз күңелле. Ике тарафы урман. Көн матур. Җилсез. Кояшлы. Җылы. Иптәш белән Троицкидә вәгъдә куешкан тройкалы ике нимес вояжеры безне урманда туктап көтәләр икән. Аларга юлыктык. Свежесть вә здоровье дигән нәрсәнең мөҗәссәме****** булган бер вояжерымыз, яшел чирәмгә утырып, авыз гармуны уйный. Ул шул гармунында такмаклардан, тансылардан алып озын арияләргә кадәр — һәммәсен уйный. Ул тәмәке урынына кесәсендә калай тартма белән ландрин манпасие йөртә икән. Тартмасын ачып, безгә дә тәкъдим итте. Гармунны уйнагач, манпасине суыргач, без тарантасларга менеп киттек. Тройка алдан, без арттан. Тузан куба. Безнең пар ат кына булса да, аларның тройкасыннан һич калышмый, әтраф мужикларның ихтыярсыз дикъкатен җәлеп итәбез. Шулай күңелле рәвеш барганга, Полетаевкага җиткәнебезне тоймый да калдык.
Төнлә поездга утырдык. Берзаман таң аткан, кояш күтәрелгән. Мине вагонда берәү уята. Поездда бер кеше дә калмаган. Буп-буш.
— Габдулла әфәнде сезме?
— Мин.
— Мин Габдерахман мулладан*******, алырга килдем.
Чыгып атка утырдым. Шәһәргә киттем. Габдерахман хәзрәткә барып кердем. Нәкъ аш вакыты. Аштан соң беренче стакан кымыз эчеп, ахры, наконец, гакыйбәт, авызга кымыз тиде. Мине кымыз өчен Уфага бару фикереннән кайтаручы вә андагы кымызның җәгълилеген сөйләүче вә яз көне кымыз эчәргә үзенә чакырып вәгъдә алып китүче ушбу Габдерахман хәзрәт иде. Троицкидә берничә көн генә торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем. Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзләп баш биясен савып, бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ авылына өченчегә миңа махсус чатыр тегелде.
Шәһәр смрадыннан, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан парахудка, парахудтан поездга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым. Бу — сахра. Бу — казакъ җире. Әүвәл, «бисмиллаһи» дип, бер чишенеп ташладым. Коры степь һавасы. Сөт, каймак, теләсәң коен, әле генә сауган саф кымыз. Бүген генә суйган ит. Бөтен нәрсә табигый, бөтен нәрсә алдаусыз.

Валлаһи
Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава,
Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!

Иштә бу сахрада беренче көнемдә язылып ташланган бер кәгазьдән алынган җырулар!

Моганни вә моганния — җырчы ир һәм хатын-кыз.
Тәхсин — рәхмәт.
Җәгъли — ясалма.
Гыйлем тәхсил итү — мәгълүмат, белем алу.
Җәгълият — ясалмалылык.
Мөхтәлиф — төрле-төрле.
Зогъфем — авыруым, зәгыйфьлегем.
Интикад — тәнкыйть.
Биззат — үзен.
Рәд итү — каршы төшү.
Видагълашу — саубуллашу.
Вояжер — сәүдә агенты.
Гакыйбәт — ахырда.
Иштә — менә.
*Думага керә алмадым — ул чакларда Дума депутаты булмаган кешеләргә дә бу бинага — Таврида сараена керергә мөмкин булган.
**Кайберәүләр бәхетне сиземләү тойгысын югалткач кына бәхет табалар.
***«Надо признаться» сүзләре рус хәрефләре белән басылган.
****«Разочароваться» сүзе рус хәрефләре белән басылган.
*****Г.Баттал әфәнде — Габделбари Баттал (1880–1969), тарихчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе.
******Тазалык һәм сәламәтлек… гәүдәләнеше.
*******Габдерахман мулла — Габдерахман Рахманкулов, Тукайны Троицкига чакыручы кеше.

(«Мәкаләи махсуса». Беренче кисәге «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 40 нчы (1 июль) санында «Хәкыйрь Шүрәле» имзасы белән, ахырына «Троицк, 20 май, 1912 сәнә» дип куелып, икенче кисәгенең I–V өлешләре журналның 41нче (15 июль) санында «Сәяхәте көбралар ясаучы Шүрәле» имзасы белән, калган өлешләре 45 нче (5 ноябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).

Комментарий язарга


*