ТАТ РУС ENG

Иҗат

Янә

Бераз йолдызчылар* бардыр ки, күктән йолдыз эзлиләр; Түбәнгә күз дә салмыйлар, һаман күкләрне күзлиләр. Саталар фәлсәфә анлар, оралар дәм дә хикмәттән, Аяк астында базны күрмиләр шул хәлдә гафләттән. *Мөнәҗҗимнәрнең (астрологларның) татарчасыдыр (Г.Тукай искәрмәсе). Оралар дәм...

Төрекчәдән («Тән үстерсәң…»)

Тән үстерсәң — җиһанда, бер дә шиксез, фил булу мөмкин; Укып рухыңны гали әйләсәң — Җибрил булу мөмкин. Гали әйләсәң — бөек итсәң. («Төрекчәдән («Тән үстерсәң…»)». Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16 нчы) санында...

Бер шәехнең мөнаҗате

И ходай! Мәгълүм сиңа, тик яхшылыкта касдымыз; Зикремездер: казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз. Юкны сөйлиләр җәдитләр, чыннан әһлинсафлә без, Мактыйбыз ич Тәңремезне иштә бу биш «каф»лә без. * Ерак кыйл безне син афате...