ТАТ РУС ENG

Алла гыйшкына

Өлфәт илә без дә итик өлфәт Алла гыйшкына;
Тәрк улынсын кибре, газбе көлфәт Алла гыйшкына.

Тәэлиф улынсын колүбе милләт Алла гыйшкына;
Дәрулынсын иске гыйлләт, зилләт Алла гыйшкына.

Бу юла һиммәт итик, и өммәт, Алла гыйшкына;
Бөйлә һиммәт безгә җөмлә сөннәт Алла гыйшкына.

Измәсен безне җәһаләт бөйлә Алла гыйшкына;
Чарасын яз, йә шифаһән сөйлә Алла гыйшкына.

Улмасын гыйльмә тәгассыб пәрдә Алла гыйшкына;
Җанланыйк, баш кузгатыйк һәр йирдә Алла гыйшкына.

Тәрке өлфәт илә милләт кәлде ушбу халә кем,—
Гыйбрәт, и өммәт Мөхәммәд! Гыйбрәт Алла гыйшкына.

Без дә инсан, без дә итик гайрәт Алла гыйшкына;
Калдырыйк бу галәми дәр хәйрәт Алла гыйшкына.

Милләти тәрфига күңлем ашыгадыр, ашкына;
Итмәсен пәрваз күңелем, бастырып куй таш кына.

Лязем улды безгә билне бугмак Алла гыйшкына;
Мәгърифәтме йә һөнәрме? — тугъмак Алла гыйшкына.

Бар һөнәремезгә канигъ улмыйк Алла гыйшкына,
Тәңренең лотфына манигъ улмыйк Алла гыйшкына.

Хәзерге әдәби телдә

Алла гыйшкы хакына

Без дә бер кешедәй дус булыйк, Алла гыйшкы хакына;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Алла гыйшкы хакына.

Милләтнең күңелен аңа юнәлсен, Алла гыйшкы хакына;
Иске чир, түбәнлек юк булсын Алла гыйшкы хакына.

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Алла гыйшкы хакына;
Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә,
                                                                 Алла гыйшкы хакына.

Болай итеп наданлык безне измәсен, Алла гыйшкы хакына;
Чарасын яз яки телдән сөйлә, Алла гыйшкы хакына.

Гыйлемгә кирелек пәрдә булмасын Алла гыйшкы хакына;
Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә Алла гыйшкы хакына.

Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, —
Гыйбрәт ал, и Мөхәммәт өммәте! Алла гыйшкы хакына.

Без дә кеше ич, итик гайрәт Алла гыйшкы хакына;
Бу дөньяны хәйран калдырыйк Алла гыйшкы хакына.

Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына;
Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына.

Тиеш булды безгә билне буу Алла гыйшкы хакына;
Мәгърифәт, һөнәр туамы? — бар да Алла гыйшкы хакына.

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк Алла гыйшкы хакына;
Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик Алла гыйшкы хакына.

(«Алла гыйшкына». «Әлгасрелҗәдид»нең 1906 елгы 15 гыйнвар (1 нче санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән, шулай ук «Фикер»нең 1906 елгы 1 октябрь (36 нчы) санында басылып чыккан. «3 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Текст шуннан алынган.
«Әлгасрелҗәдид» журналының шул ук (15 гыйнвар) санында «Идарәдән ихтар»ында (ягъни редакциянең аңлатмасында) болай диелгән: «Җөмлә укучытарымыздан гафу үтенәмез. «Әлгасрелҗәдид» журналы бу көнгә кадәр тәәххер йтде (кичекте). Декабрь аенда тимер юлларның хәрәкәте тукталдыгьшнан, басмаханәмезә матдәләр вакытында килеп йитмәде… Журналымызның бу номеры тәхрират җәһәтеңчә дә (язмалар ягыннан да) кәмалә (камиллеккә) ирешмәде, пәк чук (бик күп) тәхрират тәртип улынмады (матбагада җыелмады), артып калды. Аларны да сыгдырмая чалышсак, февраль аена кадәр тәәххер итмәсендән (кичегүеннән) курыктык. Габдулла әфәнденең «Әшгар мәҗмугасе» («Шигырьләр тупламы»), ахунд Мәсгудовның «Тәхсиле гыйлемдә (гыйлем алуда) тәрбиясезлек»…, Мөхәммәдфатих әл-Кәриминең «Асрау кыз» нам (исемле) әсәре вә гайреләр, вә гайреләр һәп (барысы да) киләчәк номерда басылачаклардыр… Хөрмәтле мөштәриләремездән (журнал алдыручыларыбыздан) риҗа идәмез (үтенәбез): мөмкин кадәр журналны интишарына сәгый идәләр (таралуы өчен тырышлык куйсыннар)».
Бу искәрмәдән Тукайның «Аллаһ гыйшкына» һәм «Хәзерге халемезә даир» шигырьләрен 1905 елның октябре яки ноябрендә иҗат иткән булуы аңлашыла.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. – Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 Alla ğişqına >>>

Комментарий язарга


*