ТАТ РУС ENG

“Әлгасрелҗәдид”ә маддәтән вә мәгънән иштиракъ идәнләрең лисане хале нә диер?

Тәмам «Гасрелҗәдид», әлхәмде лиллаһ,
Һөмам «Гасрелҗәдид», әлхәмде лиллаһ.

Бу милләтнең тотылган афетаби
Чөн әмр итде, таратдык без китаби.

Караңгылыкда нур нәшр әйләдек без;
Бу үлгән милләти хәшр әйләдек без.

Вә нәфх итдек без, Исрафил кеби, сур;
Улыр, шаять, бу сур бер суры мәнсур.

Акытдык милләтә абелхәяти;
Капатдык шимди без бабелмәмати.

Тәмамән малы милләтдер бу журнал;
Бөтен амале өммәтдер бу журнал.

Тырышдык без бу журнал чөн, чалышдык;
Буның нәшренә шимди без алышдык.

Гомумән иштиракь итдек, сарышдык;
Каләмләрлә, сәмәнләрлә карышдык.

Бу юлда, шөбһә юк, без җан вирермез;
Ниһаять, милләтә нам, шан вирермез.

Калыр бакый бу журнал та кыямәт;
Идәрмез без химаять һәм сыянәт.

Яшә! «Гасрелҗәдид», сән — садрымызсән;
Яшә! Сән — шәмсемезсән, бәдремезсән!

Хәзерге әдәби телдә

“Әлгасрелҗәдид”кә матди һәм мәгънәви катнашкан кешеләрнең хәл телләре (күңеле) нәрсә әйтә?


«Гасрелҗәдид» тәмам булды, Аллага шөкер,
«Гасрелҗәдид» — җитәкче, Аллага шөкер.

Бу милләтнең тотылган кояшы
Кушты да, без китапны басып тараттык.

Караңгылыкта нур тараттык без;
Бу үлгән милләтне тергездек без.

Һәм, Исрафил кебек, сур өрдек без;
Бу, шаять, җиңүче бер сур булыр.

Милләткә тереклек суы агыздык;
Үлем ишеген бикләтеп куйдык.

Бу журнал — тулысы белән милләт байлыгы;
Бу журнал — бөтен халыкның күңел теләге.

Тырыштык без бу журнал өчен, тырыштык;
Моны бастырып таратуга инде без ирештек.

Һәммәбез катнаштык, хәзерләштек;
Каләмебез, акчабыз белән дә булыштык.

Бу юлда, шөбһә юк, без җан бирербез;
Ниһаять, милләткә дан һәм шан бирербез.

Бу журнал мәңге яшәр;
Без аны сакларбыз һәм якларбыз.

Яшә! «Гасрелҗәдид», син — юлбашчыбыз;
Яшә! Син — кояшыбыз, син — тулган аебыз!

(“Әлгасрелҗәдид”ә маддәтән вә мәгънән иштиракъ идәнләрең лисане хале нә диер?»  “Әлгасрелҗәдид”нең 1906 елгы 5 декабрь (12 нче) санында “Гъ.Т.” инициаллары куеп басылган. “4 нче дәфтәр”дә (1907) урын алган. Бу җыентыкның 1909 елгы басмасына шигырь кертелмәгән. Текст “4 нче дәфтәр”дән (1907) алынды.
Вә нәфх итдек без, Исрафил кеби, сур… – ислам динендә Исрафил – дүрт төп фәрештәләрнең берсе. Кыямәт көнендә ул, сур (быргы) кычкыртып (“нәфех итеп” – өрдереп), фани дөнья гомеренең төкәнеп, ахирәт дөньясы башлануын белгертәчәк.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*