ТАТ РУС ENG

«Мөхәммәдия» көе

Бабай Сәйдәш, надан Сәйдәш,
Усал эт төсле тик чәйнәш; —
Безим корган нигезләр
Бер дә селкенмәй дә чайкалмай.

 

(«Мөхәммәдия» көе. «Уклар»ның 1906 елгы октябрь санында «Тәртә башы» имзасы белән басылган. Чәчмә рәвешендә «Фикер»нең 1906 елгы, 3 июль санында ук «Алай-болай» фельетоны эчендә бирелә: «Бабай Сәйдәш, надан Сәйдәш, усал эт төсле тик чәйнәш; безем корган нигезләр бер дә селкенмәй дә чайкалмай». Шул ук фельетонның икенче өлешендә тема болай дәвам иттерелә: «Безне дә Әхмәтҗан абзый окружныйга бирә: өйдә судлаш, давай судлаш. Әйдә, Сәйдәш, әйдә чәйнәш!» (1906 ел, 21 июль).
Гомумән, 1906 елда Әхмәтҗан Сәйдәшевкә яшьләрдән, аеруча шәкерт халкыннан шактый «эләгә». Мәсәлән, «Өлфәт» газетасының шул елдагы 5 гыйнвар санында «Таләбәдән бере» («Шәкертләрдән берсе») имзасы белән «Казаннан мәктүп» дигән язма урнаштырыла. Аның авторы Ә.Сәйдәшевне яманлап болай яза: «…Сәйдәшен вә гаунәсе (ярдәмчеләре) кара йөз тарафдары улмакны (булуны) мөнасыйб (хуп) күрәләр, шул максада мәбнә (нигезләнеп) 22 октябрьдә крестный ход артыннан егерме кадәр имам бәрабәр (бергә) тәкбир әйтеп йөрделәр». Моннан тыш, Ә. Сәйдәшевне Казан мөселманнары бойкот кылалар, дип яза да хатын «бу язылмышларның һичберсе һәзел (шаяру) вәйә (яки) мобаләга (күпертү) дәгелдер (түгел)» дигән сүзләр белән тәмамлый.
Сәйдәшев бу гаепләүләрне кире кага һәм «Өлфәт»нең 23 февраль санында рөддия бастыра. Анда, җөмләдән, шундый сүзләр бар: «Казанда крестный ход артыннан йөргән кеше һич булмады, имамнарыбыз белән Казанның ничә мең мөселман губернаторга 17 нче октябрь Манифестын тәбрик итү өчен җыелып бардык». Еллар узгач, христианнарның тәре йөртүләре белән мөселманнарның Манифест чыгу уңаеннан губернаторны тәбрик итәргә барулары бер вакытка туры килү совет тарихчылары өчен «буржуаз динчеләрне» «фаш итү»гә менә дигән сылтау булып хезмәт итә.
«Мөхәммәдия» — госманлы шагыйре Мөхәммәд Язычы угылы Чәләбинең (XV гасыр) зур күләмле шигъри әсәре. Идел-Урал төрки-татарлары арасында искиткеч шөһрәт казанып, гасырлар буе укылды һәм хәзер дә укыла. Текст «Уклар» журналыннан алынды.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).   


 

Комментарий язарга


*