ТАТ РУС ENG

1906

Милләтә

Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем; Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтеңдер гыйлләтем, Сән мөкаддәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән; Сатмазым бу кяинатә милләтем, миллиятем. Бәхтиярым — бәндәңи гәр итсәләр нисбәт сәңа; Гаҗизанә шагыйрең улмакга вардыр ниятем. Ләфзы...

Государственная Думага

(«Ай бәгърем, Нәгыймә» көенә) Ник бик тиз беттең син, Дума, Ник җир-ирек алмадың? — Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?* Ник бик яшьләй картайдың соң, Ник мәңгегә калмадың? — Ах син, Дума, Дума,...

Көз

Күрәмсез, дустларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Мисале зәгъфыран саргайды урман, Игенчеләр игеннәрне дә урган. Такыр калды татар башы кеби...

*** («Кыямәт якын килде…»)

* * * Кыямәт якын килде — җир сораучы ярылды; Галимнәр тәүбә кыйлды, «Аллаһ» дигел, бәдәвам. Замана ахыры булды — хәятлар мәмат булды; Көлгәннәр йөзтүбән китте, «Аллаһ» дигел, бәдәвам. «Фикер»дән көлгән иде — һич сәбәпсез...

Рәсемгә ишарә

Шулай чорнап тора безне җәһаләт, Шулай, тырп итмә! — ди безгә сәфаләт. Күрәмсез: бу кырык башлы чаян бит, Ачык күз алдыңызда бит, гаян бит. Каты ләктек, мәҗаль юк ычкынырга, Мөхаль бит ычкынубән кычкырырга. Котылсак та,...

Пыяла баш

Карагыз сез безем хәзрәт миенә, Миендә мәгърифәт дәрде биимә? Ачык яздык миен — мисле пыяла, Әдәп әһле карарга да ояла. Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә: Ялангач кыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә. Белү юк башканы, бар белгәне...

Хур кызына

Әгәр җәннәтдә күрсәм бән йөзеңни, Күрермен ай йөзеңдә үз йөземни. Беләм инде: бәни мәфтүн итәрсең, Сихерләрсең, бәни әфсүн итәрсең, Сәнең хөснең, табигыйдер, сәмави, Вә һәр гозве ләтыйфеңдер сәнави. Сөярмен мин сәне дә, бик сөярмен, Яратырмын,...

Борадәранә нәсыйхәт 

Кемсәнең әфкярене һич кемсә мәхбүс әйләмәз; Матлабындан газими һич кемсә мәэюс әйләмәз. Тәңремезнең әмредер йа безләрә: «Ля тәйәсү!» Яшь төрек, бәс, мөстәбид йәд иснәмәз, пус әйләмәз. Парласын шәмсең сәнең; күрмәзсә — әгъма күрмәсен; Кәүкәбеңне хак...

Пушкиннән

Синең зәүҗең сән, и яшь кыз, матурны, Белеп кадрең, тәмең татып ятырмы? Тагы алты хатын алыр, тагын да Алыр, — туймас, алыр җан бар чагында. Була калсаң җиденче, хәл начар, кыз! Шуңар чаклы йөгер фонтанга,...

Мәхвидәрмесән?

Мәхвидәрмесән бу рәсмә, дилбәрем, бу шагыйри? Үлмәдекчә фаригъ улмазмы бу дәрдең шагыйли? Җаным ул, фазлит бәңа сән, улма җани җаныма; Бән үләрсәм, шөбһәсез, сәнсең җинаять фагыйли. Шәэнеңезгә, и мәләк, рикъкать, тәрәххемләр кәрәк; Сән дәгелсең анларың...