ТАТ РУС ENG

Бер гәзитә идарәсе хәленнән

Бәйрәм җиткән. Акча кирәк — касса коры;
Мөхәррирләр язган өчен акча сорый;
Нашир исә, читлектәге бүре төсле,
Идән буе арлы-бирле атлап йөри.

Машинистлар, мөрәттибләр дә бар шунда,
Тарткалыйлар кайсы анда, кайсы монда
Бай абзыйны: «Акча бир дә акча бир», — дип.
Тәңре! Яндырма һичкемне бу ялкында.

Кайсы әйтә: «Мин иртәгә итек алам».
Кайсы әйтә: «Мин амиркан читек алам».
«Бирә күр, бай, бүген, — дидер берсе тагы, —
Гарәфә көн мин авылга китеп барам».

Безнең байның ике күзе ялтырады,
Арды, тәмам эштән чыкты, аптырады;
Кызарынды, бүртенде дә, ачуыннан
Иреннәре дер-дер итеп калтырады:

— Әй, конторщик! Счет яз, — ди, — Шалкановка,
Мансуровка, Зәйнуллинга, Талкановка;
Игълан хакы тиеш бугай урыслардан,
Яз: Петербург, ничек әле… Балкановка.

— Язган, абзый! Һәр берсенә; алачак юк,
Мин булганда исәпләнми калачак юк;
Бәйрәм өчен биш-ун тәңкә бирче, абзый!
Өйдә бер бөртек чәй, шикәр бер шакмак юк.

Колагында байның тавыш шаулый һаман, —
Һәр хезмәтче хезмәт хакын даулый һаман,
Бара торгач нашир абзый качып чыга,
Хезмәтчеләр куа эздән табан-табан…

Бәйрәм инде; һәркем ачылган, шатланган,
Яңа кием кигән, пакьләнгән, акланган;
(Әзин җаниб) бу тарафта нишлиләр соң?
— Алданган һәм агач атларга атланган.

Хезмәтчеләр? — мәгълүм инде, фәкыйрь хәлдә,
Кызганычлы, мескен хәлдә, хәкыйрь хәлдә;
Бәйрәм күрмәк кайда инде?! — газап фәкать:
Бу күренешкә егъла да, көл дә, шак та кат!

*

Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат.
Трактир ач татарга, — сат та тор һәртөрле мәшрубат.

 

Мөхәррир — язучы.  
Нашир — типография хуҗасы.
Мөрәттиб — хәреф җыючы, наборщик.
Әзин  җаниб — кайсы яктан.
Хәкыйрь — хурлык.
Мәшрубат — эчемлек.
(«Бер гәзитә идарәсе хәленнән». «Әлислах»ның 1907 елгы 24 декабрь (12 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә (1908) кертелгән. Газета һәм китапта:
Бәйрәм өчен 5-10 тәңкә бирче, абзый!
Өйдә бер бөртек чәй, шикәр бер шакмак юк, —
дигән шигъри юллар җәяләр эченә алынган.
Текст «Әлислах»тан алынган.
В.Бәхтияров үз истәлегендә бу шигырьнең кемгә атап язылуын түбәндәгечә аңлата: «…Мәскәүнең зур байларын алдап, яңадан баеп киткән мәшһүр Сәйдәшевләр (аталы-уллы), искелекне яклаучылар, татар арасында булган һәр яңалыкка каршы торучы, бигрәк тә шәкертләр хәрәкәтенә аяк чалучы, шәкертләр хәрәкәтен бастырырга тырышып йөрүчеләрнең башлыклары иде. Шул Сәйдәшевләр тарафыннан чыгарыла торган «Бәянел-хак» газетасының хәлен сурәтләп, «Бер гәзитә идарәсе хәленнән» дигән шигьрен яза. Шигырь «Әлислах»ның 12 нче санында басылып чыга. Шуннан соң Сәйдәшев идарәне судка тарттырырга йөрде. Ләкин эше барып чыкмады.» Әсәр кабат «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы, 9 нчы (15 июль) санында исемсез һәм «Кызганычлы» дигән имза белән, дүртенче строфадагы «Арды, тәмам эштән чыкты, аптырады» дигән һәм ахырдагы алты юлы төшереп калдырылып басылган. Шигырь журналның соңгы уналтынчы битенә (буш калган урынга гына) тыгызлап урнаштырылган; югарыда күрсәтелгән юлларның калганлыгы күренеп тора. Журналның 10 нчы (1 август) санында түбәндәге төзәтмә бирелгән:
«Тасхих.
«Ялт-йолт»ның үткән номерының ахыргы сәхифәсендәге шигырьне дикъкать белән укыган кешеләр: «Моны ни өчен басканнар икән?» — дип уйлаганнардыр. Чөнки ул моннан ике-өч сәнәләр әүвәл басылган һәм укылган иске шигырь иде.
Ул менә шушы рәвешчә хаталык берлән табгы ителгән:
Ул вакытта дачада торучы секретаремыз «Шүрәле» әфәнде мәзкур шигырьне рәсем ясарга тема иттереп шәһәргә идарәгә җибәргән.
Идарәдә, ничектер, шул шигырьнең үзен басарга кирәк икән дип уйлаганнар. Секретарь әфәнде исә «Ялт-йолт»ны басылып тәмам булгач кына күргән.
Идарә».
Шулай итеп, «Кызганычлы» имзасы Тукайныкы булмавы, хаталык нәтиҗәсе икәне дә ачыла. Бу «Тасхих»нең әһәмияте шунда: «Яшен», «Ялт-йолт» журналларына барлык диярлек рәсем асларына сурәт ясау өчен темаларны Тукай бирүе янә бер кат раслана.
Тасхих — төзәтү.

 

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*