ТАТ РУС ENG

Бер татар шагыйренең сүзләре

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,—
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! —
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!

Яманлыклар тәмам мине котырталар,
Таяк берлә гүя корсакка төртәләр,—
«Нигә болай?» «Ярамый!», — дип сөйләндереп,
«Тфү, чортлар! ахмаклар!» — дип төкертәләр.

Әгәр атса нахак җиргә бер-бер рами
Мине, димим: «Дуст, бу рәмьең һич ярамый»*.
«Яңлыш аттың, иптәш, кире ал, дип, угың», —
Дустлык итәм, кадалганына карамый.

Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга,
Бәгъзан пешкән дип уйласам да — чи чыга;
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! — Мыр-мыр итеп мәче чыга.

Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе, —
Тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче, —
Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,
Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;
Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,
Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Максуд җитәр: бара торгач — юл кыскарыр;
Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;
Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,
Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр.

 

*Әгәр дә берәр укчы миңа тиешсезгә ук атса,
«Дус, бу угың һич ярамый», — дип әйтмим.
Һәнүз — һаман.
Манигъ — тоткар, киртә.
Бәгъзан — кайбер чакта.
Хиссият — тойгылар.
Фәйзы — рәхмәте.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре». «3 нче дәфтәр»дә (1907) тулысынча басылган, 1909 елгы басмасында исә шигырьнең икенче дүртьюллыгы төшереп калдырылган.
Куркмаслыкта күңлем мисле «эс-эр» минем,
Күңлем дүзәх, аузымнан ут чәчрәр минем.
Дошман бозмый фикрем, уем җәмгыятен,
Аңар каршы керпекләрем гаскәр минем.
Текст «3 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
Гали — холәфаи рашидиннән (тугры юлдагы дүрт бөек хәлифәләрдән) дүртенчесе (656-661), хәзрәти Гали ибне Әбу Талиб (600(?)-661), Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве һәм сәхабәсе. Гайрәте һәм куәте белән дан казанган.
Рөстәм — борынгы Иран мифологиясендә бик көчле баһадир, Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә баш каһарманнарның берсе.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*