ТАТ РУС ENG

«Дөньяда торыйммы?» дип киңәшләшкән дустыма

Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң,
Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң,
Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,
Үзен алдап, башкалардан алданмасаң;

Кардәшеңне үз нәфсеңнән алгалмасаң,
Ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң,
Тик бер ялгыз корсагыңны зурайтырга
Бар гомреңне хезмәт иттерсәң, ялласаң;

Һәрбер байны тәхрирең берлә ауласаң,
Тәкъриреңдә тик майласаң да балласаң,
Бу сүз корсак файдасына зарардыр дип,
Хәкыйкатьне яшермәктән оялмасаң;

Эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин» дисәң,
Ярлыларны дошман күрмәк диндин дисәң,
Мин мәсләкле, мин мәзһәбле, мин эшлекле,
Һәр артыклыкның чишмәсе «мин, мин» дисәң,—

Читен тормыш! — Капиталга чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң;
Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,
Истибдадның намусына тукынмасаң!

Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә;
Тип! Дөньяда ач-ялангачларны белмә,
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!

Лязем түгел инсаф, вөҗдан — бер данә дә,
Һич кирәкми гайрәт итмәк, мәрданә дә;
Килешмидер Коръән уку, тәсбих әйтү
Фәхеш-вәхшәт берлән тулган бер ханәдә.

Тор дөньяда: иманың сат, вөҗданың сат,—
Шулай торсаң, гомрең үтәр бигрәк ансат;
Алдаучылар, кяферләргә дөнья җәннәт,—
Гомрең үтсен рәхәт-рәхәт, ансат-ансат.

Мәгълүм инде: мин кушканча тормыйсың син,
Нифакъ берлә ялган сөйләп йөрмисең син;
Җаннан куркып, куян төсле дер-дер тетрәп,
Чын мәсләкне арлы-бирле бормыйсың син.

Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, — аслың яхшы;
Хәнҗәр берлән күкрәгеңә касдың яхшы;
И җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.

Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел,
Шуның өчен астка табан тарта күңел;
Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр
Өчен, син дә — тиз бул, тиз бул, — җиргә күмел!

Бәхил бул, дуст! Мин һәм тиздән менәм дарга, —
Туйсын ашап җансыз тәнне козгын, карга;
Тормыйм инде, — бу дөньядан туйдым инде!
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга.

Инсан — кеше.
Алгалмасаң — алга алмасан, үзеңне генә кайгыртсаң.
Тәхрирең берлә — язган әсәрең белән.
Тәкъриреңдә — телдән сөйләгәндә.
Мәсләк, мәзһәб — тоткан юл, юнәлеш.
Хәзрәтендә — каршысында.
Истибдад — деспотизм.
Лязем — кирәк.
Нифакъ — икейөзлелек.
Мәрданә — батырлык, егетлек.
Касд — (чәнчергә) теләк.
(«Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма». «Таң мәҗмугасе» журналының 1907 елгы (1 июнь) 2 нче санында басылган. «3 нче дәфтәр»дә (1907; 1909) урын алган. Текст «3 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
Фатих Әмирхан «Әлислах» газетасының «Яңа китаплар» рубрикасында «Габдулла Тукаев шигырьләре»нә («3 нче дәфтәр», 1907) язган тәкъризендә (бәяләмәсендә) бу шигырьне «һәр җәһәттән тәкъдир ителергә лаек» әсәр, дип сыйфатлый һәм «мөтәкәллиф (кыланчык) төрекләшкән» шигырьләренә капма-каршы итеп куя (Әлислах. 1907. 3 декабрь).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*