ТАТ РУС ENG

…га («И матур! иренмәче…»)

(Лермонтовтан икътибас)

 

И матур! Иренмәче, еш-еш кына көзгегә бак!
Күр йөзеңне: нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак!

Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашың кыйгачлыгын,
Ул авызның никадәр үпсәң дә туелмаслыгын

Күр дә: бу шагыйрь мине бигрәк белеп мактый, диген;
Бу шигырь мәгънәсе хәзер бик ачык, якты, диген.

Ихтыярсыз, күңлең уйлар: миннән артык юк, диеп;
Сизми калып, син суларсың: мин матурмын, уф! диеп,

Үз-үзеннән разый булыр, яшь күңел дулкынланыр
Һәм диер: ай-һай, матур мин, кем алыр, тик кем алыр?

Шунда уйларсың: бу шагыйрь бушка аһ ормый, диеп;
Аһлары, фөрьядлары, чынлап та, урынлы, диеп.

Йә, җанашым, син дә бу хәлдә минем яклы бит, ә?
Раһы гыйшкыңда һәлак булсам да, мин хаклы бит, ә!

Икътибас — файдалану.
Фврьяд — аһ ору, уфтану.
Раһы гыйшкыңда — гыйшкың юлында.
(«…га («И матур! Иренмәче…»)». «3 нче дәфтәр»дән (1907; 1909) алынган. Әсәр Михаил Лермонтовның «К*** (Глядися чаще в зеркала…)» исемле шигыреннән (1829) файдаланып язылган. Аның тексты түбәндәгечә:
Глядися чаще в зеркала,             
Любуйся милыми очами,   
И света шумная хвала:
С моими скромными стихами
Тебе покажутся ясней…
Когда же вздох самодовольный
Из груди вырвется невольно,
Когда в младой душе своей —              
Самолюбивые волненья
Не будешь в силах утаить,
Мою любовь, мои мученья
Ты оправдаешь, может быть!..
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Комментарий язарга


*