ТАТ РУС ENG

Гыйлавә

Булмадык ярым вә булмассың, беләм, җефтем минем.
Әмма булдык янмага күңлемдә син — нефтем минем.

Дин, шәригать синдә юк; юк тыелуың, юк бойрыгың;
Син — чабак Иделдәге, тик күрсәтәсең койрыгың.

Син закон-статьяларга баш имисең — хөррә син;
Әйләнәсең, тулганасың — түгәрәк син, көррә син.



Гыйлавә — кушымта, өстәмә.
Җефет — ир хатыны.
Хөррә — ирекле, хөр (хатын-кыз).
Көррә — түгәрәк, туп кебек.
(«Гыйлавә». Шигырь «4 нче дәфтәр»дә (1907, 1909) «Байроннан» шигыре артыннан ук, кушымта буларак басылган. «4 нче дәфтәр»дә дә (II табгы, 1908) шулай урнаштырылган.
Текст «4 нче дәфтәр»дән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


 

Комментарий язарга


*