ТАТ РУС ENG

Матбага берлә уйнаган бер байга

Булды кондыз, аслы үзгәрде диеп мин күрсәм үз, —
Хәзрәтеңне белмәдем! — Дуңгыз икәнсең син һәнүз!

Матбага алгач, сине инсане галидер дисәм, —
Кайда галилек сиңа, хали икәнсең син һәнүз!

Тугъры юлны тапты бу, тәүфикъ имеш, ярый, дисәм, —
Лотфе Хактан пакь икән, гари икәнсең син һәнүз!

Гыйльмә нашир булды бу, яхшы кеше булды, дисәм, —
Нәйләем ки, бик кабих, шахшы икәнсең син һәнүз!

Бу сәхи, бер бай кеше тәкмил итәр барын, дисәм, —
Бер хәсис, мәгърур икән, карун икәнсең син һәнүз.

Бу ганидер, милләтә ярдәм вә гаүнәйләр, дисәм, —
Иске Нәмруд, Самри, Фиргавен икәнсең син һәнүз!

«Белдем инде милләтең дәрден», — дисең, борчак атып, —
Файдасы юк бер хәрам корсак икәнсең син һәнүз!

*

Туктале, бер көн килер дә, өйрәтер, әлбәт, ләхет, —
Милльёның ул тар ләхеттә файда бирмәс, бәдбәхет!

Бу кадәр зур, галишан милләт белән ник уйнадың?.. —
Ахыры, син милләти каткан тирең дип уйладың!

Туктале, алдыңда, дуст, мәхшәр дә бардыр, суд та бар, —
Каһре Хак бар; тиз янар корсагың — анда ут та бар!

Анда хакимнәр дә алтыннарга һич алданмыйлар;
Анда адвокат та юктыр, — акчага ялланмыйлар.

И аягың коргыры!  намусымызны таптадың;
Золмәтеңнең хөрмәтенә шәмсемезне капладың.

Син үзең сүнсәң сүнәрсең, бу кояш сүнмәс әле;
Ул мөкаддәс, залимең әмренә тиз күнмәс әле.

Ташла тиз! пычратма матбугатны, кит! бер якка кит!
И печән өстендә өргән һәм талашып яткан эт!

Матбага — типография.
Һәнүз — һаман.
Инсане гали — бөек кеше.
Хали — буш.
Лотфе хактан — Алла рәхмәтеннән.
Гари — ялангач, шәрә.
Гыйльмә нашир — гыйлем таратучы.
Нәйләем (нә әйләем) — нишлим, ни хәл итим.
Кабих — кабахәт.
Сәхи — юмарт.
Тәкмил итү — төгәлләү, җитештерү.
Гани — бай.
Гаүнәйләр (гавен әйләр) — ярдәм  итәр.
Галишан — олы дәрәҗәле.
Каһре Хак — Алла каһәре.
Золмәт — караңгылык.
Шәмс — кояш.
Залимең әмренә — явызның боерыгына.
(«Матбага берлә уйнаган бер байга». «4 нче дәфтөр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.
«Фикер» газетасы белән «Әлгасрелҗәдид» журналының Уральскиның күренекле мөселман сәүдәгәре Мортаза Гобәйдуллин кулына күчеп тә, аның гамәлләре аркасында тернәкләнеп китә алмавы, 1907 елның май азагында ябылуы, матбаганың да сатылуы мөнәсәбәте белән язылган. Әлбәттә, шулкадәр көч куйган басмаларның тукталуы Тукайны ачуландырган, һәм ул шул ачуын бик усал шигыре аша турыдан-туры Мортаза Гобәйдуллинга юнәлдергән.
Самри — Самири — Муса пәйгамбәр Синай тавында Аллаһы Тәгалә иңдергән Тәүрат китабын алган вакытта, яһүд Самири алтын бозау сыны ясап, кавемдәшләренә шуңа табынырга кушкан. Бу вакыйгага караган хәлләр турында Коръәннең «Таһа» сүрәсендәге күп кенә аятьләр сөйли. Тукай, Самири исемен телгә алып, аның мәкер һәм хыянәтне символлаштырганын белдерә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*