ТАТ РУС ENG

Тартар кошы сайрый

(Яки татарский марш)

Тора татар! Тора татар!
   Уйкудан тиз тора татар;
Тора! Тора! Тора татар,
   Баш күтәргән бар татар!
Үтте төннәр, ай батар,
   Чулпан калкар, таң атар!
Тора татар, ди, тора татар, ди,
   Сайрый тартар: «Тар-тар-тар»
Тор! Тартыш! Тиз бар, татар…
Тор! Селкен! Кузгал, татар!
   Алга адым сал, татар;
Бул син галиел-гальдән гали,
   Сезнең бит икъбаль, татар.
Һәрбер милләт җиз торбаны
   Сезне кушып тартадыр,
Кычкырталар: торалар, торалар!
   Тора татарлар — тора татар!
Гыйльмә рәгъбәт сал, татар,
   Ит син шуны алтатар;
Корсын туплар! Мәктәпләр —
   Безнең арсенал, татар.
Надан булу — гъәр, татар,
   Аңгар дөнья тар, татар;
Алсаң өлеш һәр фәннән,
   Бәхтең булыр яр, татар.
Һәрбер ак башка алданмас
   Һичшиксез, алдар татар,
Курыкма, зинһар, аздырмый
   Һәрбер тар чалбар, татар.
Үтсен кышлар сездән дә,
   Ачылсын язлар, татар;
Сайрасын былбылларың,
   Чалынсын сазлар, татар.
Чыксын шәмсең, эрсен кар,
   Шалтырап аксын ермаклар;
Ятмасын мәңге, җитәр! —
   Мисле сәлеҗ Сангатар.


Галиел-гальдән гали — иң югарылардан да югары.
Икъбал — якты киләчәк.
Гыйльмә рәгъбәт сал — гыйлемгә күңел сал.
Гъәр — гарьлек.
Шәмс — кояш.
Мисле сәлеҗ Сангатар — Сен-Готард (Альп) тавындагы кар кебек.
(«Тартар кошы сайрый». «Фикер»нең 1907 елгы 11 март (10 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басыла, аннан соң Икетомлыкта дөнья күрә, Текст газетадан алынган.
Шигырьнең дүрт юлы «Әлгасрелҗәдид» журналының 1907 елгы 15 апрель (4 нче) санында «Мәгариф хәяттыр» исемле мәкалә эченә мондый рәвешле китерелгән: «Мәгариф хәяттыр. Мәгариф хәяттыр. Мәгариф хәяттыр. Һәр бәхетне, һәр сәгадәтне, һәр нәҗатны (котылуны) анчак (фәкать) голүм (гыйлемнәр) вә мәгърифәттән генә көтмәк кирәктер…»
11 нче «Фикер»дәге тартар кошының:
Гыйльмә рәгъбәт сал, татар,
Ит син шуны алтатар;                                        
Корсын туплар! Мәктәпләр —
Сезнең арсенал, татар, —
дигән сүзләре тәмамилә бу «Мәгариф хәяттыр» мәкаләсенең Мәэмүнедер (эчтәлеге). Өмид анчак мәктәпләрдә генә».
Алтатар — алты патрон корулы «наган» револьверы.
Куркъма, зинһар, аздырмый һәрбер тар чалбар… — кадимчеләрнең (традиционалистларның) европача чалбар киеп йөрүчеләргә тискәре карашта булуы күздә тотыла.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*