ТАТ РУС ENG

«Тавыш» хакында

Эшчеләр! Шатлык сезгә: чыкты «Тавыш»;
Авыш, эшче! Бу «Тавыш»ка табан авыш;
«Таң»нан ятим булып калган бичаралар,
   «Таң» урнына «Тавыш» берлән инде кавыш.

«Тавыш» эше — ялган-риялардан сау эш,
Ак күңелдән саф көенчә чыккан тавыш;
Сез эшчеләр өчен тавыш — якты кояш;
   Тик тормагыз! Дәү эш бит бу, бигрәк дәү эш.

Аңлау кирәк: бу «Тавыш» — тик сезнең тавыш,
Сезнең хакны даулар өчен бу кузгалыш;
Һәркемгә, һәрнәрсәгә, һәр тугърыда
   Фәкать сезнең күз караштан күзне салыш.

Моннан башка юктыр сезне кызганучы,
Сезнең өчен ике җиңне сызганучы;
Саргаеп чердегез ич, киптегез ич,
   Булдымы һич моңар чаклы сызланучы?

Ни күрсә дә сезнең өчен күрер «Тавыш»,
Күтәрәчәк аркасына зур тау «Тавыш»;
Тик сезне сөйгәнлектән үткәрәчәк
   Башыннан бик күп хисап һәм тау-тау эш!

Тавышлан! Эшче халык, «Тавыш» белән!
Акмак кирәк бу куәтле «агыш» белән!
Алга атла! Атла алга «сагыш» белән,
   Файдаланчы бу форсат һәм табыш белән!

Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш,
Тартышмаган эшчеләргә бик батар теш;
Изге эштер тартышмаклык хокук өчен,
   Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!

 

(«Тавыш» хакында. «Тавыш» газетасының 1907 елгы 14 май (4 нче) санында «Тавыш» дип, «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4 нче дәфтәр»дә (1907) «Тавыш хакында» дип үзгәртелеп басылган. Шигырь шул ук елның 23 апрелендә бу газета чыга башлау мөнәсәбәте белән язылган.
Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
«Таң йолдызы» ябылганнан соң, «Тавыш» аның дәвамчысы буларак матбугат мәйданына чыга. Аның мөхәррире Сәгыйть Рәмиев, газета укучыларына мөрәҗәгать итеп, беренче санның кереш мәкаләсендә болай яза:
«Авызларыбыз — пичәтле, телләребез бәйле булу сәбәпле, күп вакытлар сезнең белән сөйләшергә, сезнең белән күрешергә тугры килми торса да, «исән кешеләр бер күрешәләр» сүзе буенча без тагы сезнең белән сөйләшергә, тагы татлы-татлы күрешергә башлыйбыз».
С. Рәмиевнең газетаның алга таба нәшер ителүе өмете акланмый, аның алты саны гына чыгып, эше туктатыла.
«Тавыш хакында» шигыренең соңгы дүртьюллыгында эсерларның «В борьбе обретешь ты право свое!» — «Тартышуда гына табарсың хакыңны!» шигаре чагылыш тапкан.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


 

Комментарий язарга


*