ТАТ РУС ENG

Вәгазь

(Лермонтовтан)

Сиңа сүз шул ки: син сөймә, яратма;
Күзеңне тый, — матур кызга каратма.

Кача күр, яхшы саклан, дуст, гыйшыктан;
Күңелне биклә, юл бирмә ишектән.

Гомерлеккә башың әйләндерер ул;
Ирексез әйләр ул, бәйләндерер ул.

Алыр җаның, — сине җансыз ясар ул;
Авыр тау төсле яньчер ул, басар ул.

Һаман артыр, чигеннән дә ашар ул;    
Кибәрсең син, — йөрәк бәгърең ашар ул.

Матур сиңа бирер, бәлки, кулын да
Беразга гәрчә син рәхәттә бул да, —

Үтәр еллар. Читен булыр синең хәл;
Керер сачкә, сакалга шул усал чал.

Кушар ул туктамастан кайгырырга;
Дәлил булыр гомергә айрылырга

Сөеклеңнән. Бәхетсез син булырсың,
Күңелсез, кызганыч, мескин булырсың.

Бераздан син түшәккә дә егылдың;
Җыерчыклы йөзенә карчыгыңның

Карарсың тилмереп, мәэюс булып син;
Еларсың мөлдерәп, мәхзүн булып син.

Әгәр исеңгә төшсә кайсы чакта,
Качандыр уйнаганы бу яңакта

Күңелле, якты, нурлы яшь гомернең,
Ничек ашкынганы да яшь күңелнең, —

Килер күз алдыңа ул яшь вакытлар,
Сәгадәтләр, күңеллелек, бәхетләр;

Томанланыр, караңгы, ямьсез уйлар
Синең күңелеңне тырнар һәм агулар.

Бу дөньяда тору, дуст! — ярсыз артык,
Икәү булганчы булмак ялгыз — артык.

Күңеллерәк әҗәлгә баш ияргә
Вә Газраилгә: «Мин ялгыз!» — дияргә.

Күңелдән дә алай ук рәнҗемисең
Дә күрмисең ике хәнҗәр ачысын.

Берәү булсаң, ике җан бирмисең син,
Ике рәт җан ачысын күрмисең син.

Ирексез әйләр — ирексез итәр.
Мәэюс — өметсез.
Мәхзүн — кайгылы.
Сәгадәт — бәхет, уңыш.
(«Вәгазь». «Әлислах»ның 1907 елгы 17 декабрь (11 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Анысында «Лермонтовтан» сүзе өстәлгән.
Текст «4 нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
Тукайның бу әсәре М.Ю.Лермонтовның «Опасение» (1830) исемле шигыреннән файдаланып язылган. «Опасение»нең тексты болай:
Страшись любви: она пройдет,
Она мечтой твой ум встревожит,
Тоска по ней тебя убьет,
Ничто воскреснуть не поможет.
Краса, любимая тобой,
Тебе отдаст, положим, руку…
Года мелькнут… летун седой
Укажет вечную разлуку…
И беден, жалок будешь ты,
Глядящий с кресел иль подушки        
На безобразные черты
Твоей докучливой старушки,
Коль мысли о былых летах
В твой ум закрадутся порою             
И вспомнишь, как на сих щеках
Играло жизнью молодою…
Без друга лучше дни влачить
И к смерти радостней клониться,
Чем два удара выносить                                                   
И сердцем о двоих крушиться!..
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 


Комментарий язарга


*