ТАТ РУС ENG

Юаныч

Гомер агымы судай ага,
Кага безне алга таба;
Китәр баштан кайгылар да,
Әкрен-әкрен ага-ага.

Алда көннәр дә бар әле;
Укып, милләт, агар әле;
Бер көн килер, ия чыгар,
Бу хәлең мөстәгар әле.

Мәгърифәт эзлә, бар әле,
Истигъдад бездә бар әле;
Адаштым дип егълый күрмә:
Гыйлем чын эз табар әле.

«Ля тәйәсү!» әмрене тот!
Оныт нәүмизлекне, оныт;
Күрәмсең: күктә бар болыт,—
Явар рәхмәт, явар әле.

Безне артка тарткан картлар
Мәзарестан таба атлар.

Агар — ак бул.
Мөстәгар — вакытлы, читтән килгән.
Истигъдад — булдыклылык.
Мәзарестан — каберлек.
(«Юаныч». «Бәянелхак» газетасының 1907 елгы 24 июль (197 нче) санында кыскартылып басылган. Бу хакта «Казан мөхбире» газетасы «Идарәдән җаваплар» рубрикасында мондый аңлатма бирә: «Мөхтәрәм шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнапләренә: «Җуаныч» басылды, ләкин, мәгаттәәссеф, курдегезчә, кыскартылмыштыр. Шигырьләрегез мәгальмәмнүният дәреҗ ителәчәктер» (1907 ел, 27 июль, 234 нче сан).
Текст «Бәянелхак»тан алынган.
Ля тәйәсү… — Өметсезлеккә бирелмәгез.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).  


Комментарий язарга


*