ТАТ РУС ENG

1908

Фәләннең фәләне

Татарның — тәгассыбы, Урысның — аракысы, Французның — кокеткасы, Сартның — бәтчәсе, Төрекнең — тәмәкесе, Итальянның — җырлавы, Немецның — пивосы, Кыргызның — кымызы, Испануляның — үгезе, «Болгар»ның — күсесе, Тимершаһның — «Чүкеч»е, Яһүдинең —...

Мәддахе Истамбул шагыйрьләре

Ушбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияти: «Һа! Имеш, солтан, тәти, «Йолдыз» тәти, кызлар тәти!»   Мәддахе Истамбул шагыйрьләре — Истамбулдагы мәдхияче, мактап кына язучы шагыйрьләр.   («Мәддахе Истамбул шагыйрьләре». Мәддахе Истамбул шагыйрьләре. «Әлислах»ның 1908 елгы...

«Кисекбаш»ка гыйлавә

Рәт-рәт итеп гаскәрен куйгач тезеп Һәм дә җиткезгәч аякка торгызып, Шунда сәргаскяр үзенчә бер горур Берлә гаскәргә карап читтә торыр. Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай Аз гына мәгърурланып тордым бугай.   Буш вакытта рәткә...

…гә (Ядкяр)

(Ядкяр) Шагыйрем!  Кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер; Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер. Белмәсеннәр — кайсы җирдән  агыла  бу  кодрәтең, Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең. Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен: Йә...

Булмаса

Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса? Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса? Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңлендәдер; Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса. Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа; Ул...

*** («Яшь бала ул нәрсә белсен…»)

              *   *    * Яшь бала ул нәрсә белсен — бер тиенгә ат ала; Нәкъ шулай безнең Шәһид — тәҗвид язып шөһрәт ала.   (*** («Яшь бала ул нәрсә белсен — бер тиенгә ат ала…»)....

*** («Сөю шигъре агач аттыр…»)

Сөю шигъре агач аттыр «Вакыт»ча; Зарар юк, ул сөйләр анчак вакытча. Анчак вакытча — тик вакытлы рәвештә генә. (*** («Сөю шигъре агач аттыр «Вакыт»ча…»). —  «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган. Текст шуннан алынган. «Ялт-йолт» журналының...

Төрекчәдән («Кайсы тир…»)

  *** Кайсы тир кем тирләсә — җанкәм яңагыннан чыга, Сәлсәбил шул инде, бел: фирдәүси багыннан чыга. «Ник ошатасың аны оҗмахка, син — «кяфер!» диләр, – Бер колагымнан керә дә бер колагымнан чыга.   («Төрекчәдән...

Вак-төяк

(Пушкиннән) Бу дөньяда, табигыйдер, кеше буш булмый дошманнан; Шулай ансы; вәләкин, и Ходаем, сакла дустлардан!   («Вак-төяк». — «Әлислах»ның 1908 елгы 27 май (31 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Газетада «Шекспирдән («Китә рәхәт…»)» шигыре...

Милләтчеләр

      Татар халкы! Син үләргә мәхкүм инде, Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде; Тиберченмә! Терелмисең, юл өстендә Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде. Милләтчеләр сине фәкать алдый гына, Дигән булып: «Җанланасың син тиз менә». Алданма син!...