ТАТ РУС ENG

Бер шәехнең мөнаҗате

И ходай! Мәгълүм сиңа, тик яхшылыкта касдымыз;
Зикремездер: казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз.
Юкны сөйлиләр җәдитләр, чыннан әһлинсафлә без,
Мактыйбыз ич Тәңремезне иштә бу биш «каф»лә без.
*
Ерак кыйл безне син афате нәфсә,
Мөдавим кыйл һаман кафате хәмсә*.
*Шушы биш «къ»дан («казы», «кузый», «кыз», «каз», «кымыз» дигән сүзләрдәге «къ»лардан) аерма.
Касдымыз — теләгебез, максатыбыз.
Зикремез — һаман кабатлый торган теләгебез.
Казы — казылык.
Кузый — куй бәрәне.
Әһлинсафлә (әһле инсаф лә) — инсафлы кешеләр ич.
Иштә — менә.
Афате нәфсә — нәфес аздыруларына.
Мөдавим кыйл — дәвамлы кыйл.
(«Бер шәехнең мөнаҗате». Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 8 гыйнвар (14 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә (1907, 1909) кертелгән. Әсәргә теманы С.Рәмиев биргән. Ул үзенең истәлекләрендә: «Күп сүзләр арасында муллалар турында да сүзләр булып, мин аңар бер остазым Габдерәхим әфәнде Дәмини җәнабларыннан ишетдегем «Кафате хәмсә»не сөйләдем. Ягъни «Муллаларның сөйгәне казы, кузый, каз, кыз, кымыз гына инде: үзләре, боларны җыеп, «Кафате хәмсә» дип атыйлар икән», — дидем.
Бу сүзне Тукаев бик яратты да: «Туктале, мин моңардан бер нәрсә эшлим», — дип, үз номерына чыгып китте һәм бер ун-унбиш минуттан соң кулына:
И Ходай! Мәгълүм сиңа, тик яхшылыкта касдымыз;
Зикеремездер: казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз, —
дип язылган бер кәгазь күтәреп керде», — дип язды.
(Тукай турында истәлекләр. – 1986, 116-117 б.).
Текст китапның икенче басмасыннан (1909) алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

Комментарий язарга


*