ТАТ РУС ENG

*** («Сөю шигъре агач аттыр…»)


Сөю шигъре агач аттыр «Вакыт»ча;
Зарар юк, ул сөйләр анчак вакытча.

Анчак вакытча — тик вакытлы рәвештә генә.

(*** («Сөю шигъре агач аттыр «Вакыт»ча…»). —  «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган.
Текст шуннан алынган.
«Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 27 сентябрь (11 нче) санында түбәндәге юллар бар: «Сөаль: — «Вакыт» ни өчен бу исемне сайлаган? — Җавап: «Бер вакытта бертөрле язып та, «Ни өчен болай?» дисәң, «Безнең гәзитәнең исеме дә «Вакыт» дияр өчен…» («Гәзитә вә журнал исемнәренә»). Шигырь һәм бу юляар «Вакыт»ның, җитди әсәрләр генә басабыз дисә дә, кайчак чиле-пешле шигырьләргә дә урын бирүенә ишарәли.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


 

Комментарий язарга


*