ТАТ РУС ENG

Урланган мәгънә

(Төрекчәдән)
  • Нихәл, шагыйрь? Кәеф хушмы? — дидем шагыйрьгә беркөнне.
  • Кәеф юк, дуст, әле мин күп җәфа чиктем золымнан,— ди.
Ни булды? Нишләделәр? Әйтче, шагыйрь, кемдер ул залим?
Яшермә инде миннән, кемлеген мин дә белеп калыйм.
Менә шул: башка шагыйрьләр тынычлык бер дә бирмиләр,
Шигырь язганда, һәр юлга минем мәгънәне урлыйлар.
Алар урлап бетергәчдин минем шигъремдә ни мәгънә
Кала соң? — Калды инде барча әшгаремдә бимәгънә.
Бу шагыйрь дустны мин, мәзлум күреп, гаять тә кызгандым
Вә дәрхаль өстәл өстеннән моның әшгарен эзләндем.
Табып, мин шагыйремнең барча әшгарен карап бактым,
Укып чыктым: бөтенләй буш нәзым, тозсыз шигырь таптым.
Дидем: «Ай-һай, явызлар, нинди залим, уңмаганнар бит,
Моның шигърен алар, чынлап та, алган, урлаганнар бит!»
Әшгар — шигырьләр.
Бимәгънә — мәгънәсезлек.
Мәзлум — җәбер күргән.
Дәрхаль — шунда ук, шул ук вакытта.
Нәзым — көйле әсәр.
 
(«Урланган мәгънә». Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 23 февраль (20 нче) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Әлислах»тагы өченче юлның «…кем соң ул залим?» дигән сүзләре «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) «…кемдер ул залим?» дип үзгәртелгән.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан (1908) алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*