ТАТ РУС ENG

Янә

Бераз йолдызчылар* бардыр ки, күктән йолдыз эзлиләр;
Түбәнгә күз дә салмыйлар, һаман күкләрне күзлиләр.
Саталар фәлсәфә анлар, оралар дәм дә хикмәттән,
Аяк астында базны күрмиләр шул хәлдә гафләттән.
*Мөнәҗҗимнәрнең (астрологларның) татарчасыдыр (Г.Тукай искәрмәсе).
Оралар дәм дә хикмәттән — тирән мәгънәле уйлар турында шапырыналар.
Гафләт — наданлык, аңгыралык.
(«Янә («Бераз йолдызчылар бардыр ки…»)». Шигырь «Әлислах»ның 1908 елгы 21 гыйнвар (16 нчы) санында «Төрекчәдән» шигыреннән соң йолдызчыклар (***) белән басылган. Шагыйрь газета басмасында «йолдызчылар» сүзенә астөшермәдә «Мөнәҗҗимнәрнең татарчасыдыр» дигән искәрмә биргән. «Габдулла Тукаев диваны»нда бу искәрмә тәкъдим ителми. «Диван»да (1908) «Янә» исеме куелып дөнья күрә.
Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


Комментарий язарга


*