ТАТ РУС ENG

Бәхетле бала


Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.


Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.


Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,

Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!

 

Мөгаллим — укытучы.

(«Бәхетле бала». — «Балалар күңеле»ндә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


Комментарий язарга


*