ТАТ РУС ENG

1909

Таян Аллага

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага! Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Саф әле күңлең...

Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сәхралар тора балкып. Авыл тын. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган. Урамда өрми...

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең...

Теләү бетте

(Пушкиннән мокътәбәс) Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне; Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне. Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан; Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан. Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең...

Сәрләүхәсез

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы, Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры, Шиксез, аның җәрәхәтле...

Киңәш («Чикмә гамь…»)

(Позняковтан үзгәртелгән)   Чикмә гамь шул нәрсәгә: синнән гомернең еллары Алган аны бер дә бирмәскә — очырган җилләре. Томышыңның агымында инде ул киткән агып; Кайгырудан файда юктыр — булмый инде кайтарып. Түкмә күз яшь: ярдәмендә...

Күңел йолдызы

Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан — Гөзарым, захмедар васле бер һиҗрә мөкәүкәбдер. Габдулла Җәүдәт   Ничаклы изсә дөнья, ирке бар — куркытмыйдыр безне; Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне. Минем гомрем караңгы төн...

Япун хикәясе

(Бурениннән)   Электә бер Ташчы торган бу дөньяда, Безнең җирдә түгел — ерак Япунъядә. Үзе булган таза гына бер яшь кеше, Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше. Ризыкланган ачы тирләр һәм көч белән, Көн буена...

Яратырга ярый

Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар, Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар. Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар, Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар. Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;...

Милли моңнар

(«3өләйлүк» көенә) Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен; Мескин булып торган өч йөз...