ТАТ РУС ENG

…га («Бул кеше…»)


Бул кеше: байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп,
Алты еллык образованьеңне йөрмә селкетеп!

 


Хәмрен (хәмерен) — аракысын.
Образованье (образование) — белем.

(«…га («Бул кеше…»)». — Тукай үлгәч, кулъязмалары арасыннан табылып басыла башлаган. Беренче тапкыр Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст шуннан алынган. Әсәр Тукайның замандашлары арасыннан эчкече бер куштанга атап язылган. Бай балаларының калдык хәмеренә сатылып, аларның вак йомышларын үтәп йөрүче күздә тотыла. Шагыйрь бу эшнең укымышлылык белән сыешмавын, гыйлемне әрәм итү икәнлеген искәртә. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*