ТАТ РУС ENG

*** («Кушмый ишан хилкасендә…»)

 

***

Кушмый ишан хилкасендә
   Бик мактыйлар шуларны:
Прахут Мәхүб, Чаршау Биби,
   Гыйлаҗ абзаң Сәрвәри.

 


Хилка — түгәрәк, төркем.


(«*** («Кушмый ишан хилкасендә…»)». – «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 19 нчы санында (15 декабрь) рәсем-карикатура асты итеп имзасыз басылган. Шигырь беренче тапкыр Биштомлыкның 2 нче томына (1985) кертелгән. 
Текст «Ялт-йолт»тан алынган.

Карикатура өстенә «Әннәсолул хәдидә» кайда тәсниф ителгән?»* дигән баш куелган. Карикатурада түгәрәк өстәл. Аның артында чалмалы, түбәтәйле, фәсле искеләр тезелешеп утырган хилка (түгәрәк). Уртада Гыйлаҗ мулла (өстенә «Әннәсолул хәдидә» язучы» дип язылган). Гыйлаҗ мулла артында аңа терәлеп үк Биби басып тора (кырыена «Чаршау Биби» дип язылган). Уң якта — Ишморатов бай** (астына «Дудка» дип куелган). Өстәлдә — шешәләр, стаканнар. Гыйлаҗ мулла алдында кәгазь, кулында карандаш. Артта, уңдарак, калфаклы бер хатын. Түшәмдә куыклы лампа яна — төн уртасы.

Карикатура астында әлеге дүртьюллык.

«Биби. Нәрсә язасың, хәзрәтем?

Гыйлаҗ. Әле, җаным, синең арттан җөри-җөри, онытканмын. Кушмый хәзрәт*** бер китап җазарга кушкан иде».

*Әнәсолул хәдидә — Әннәсолул хәдидә ли-иб татыйль ысулы җәдидә. (Ысулы җәдидәне юкка чыгара торган тимер кебек нык китап.)

**Ишморатов — Ишморатов Габдрахман Әхмәт улы (1857-1922), Казан сәүдәгәре һәм эшмәкәре, җирбиләүче, фабрика, ат заводы хуҗасы. Казан шәһәр думасы гласные. Җәдидчелеккә, җәдиди мәдрәсәләр ачуга каршы була. «Дудка» үз кубызына биетүче дигәнне аңлата.

***Кушмый хәзрәт — Ишми ишан, Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев («Кайда? Кем?» шигыренә бирелгән искәрмәне карарга мөмкин).

Шрахут Мәхүб, Чаршау Биби — фахишәләр, Казанда фәхешханә тотучылар.

Гыйлаҗ абзаң Сәрвәры — элекке Казан өязе Тимерче авылы (хәзер Татарстан Республикасының Биектау районына карый) мулласы Гыйлаҗ (Гыйлаҗетдин) Мөхетдинев Сәрдәи. 

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  




 

Комментарий язарга


*