ТАТ РУС ENG

1910

Хасият

  Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, Ерактамы алар яйсә якында, Сөйлибез төрле сүзләр хакларында   Вә кайсысында ни хасләт — барын да. Итеп иснад аларга милек вә малны: «Фәлән милләт фәләнле һәм фәләнле». Дибез госманлылар тугърында:...

Үкенеч

    Электән белгәнем хәлдә кешенең Тышы яхшы, бозыклыгын эченең, Ничек соң мин адаштым изге юлны, Биреп мәлгунь, ходайсызларга кулны?! Нигә мин, алданып ялган көлүгә, Нифакъ иттем үземдәге голүгә?! Нигә булды зыя сөйгән азат баш Монафикълар...

Хале хазир

Белми үзсүзле мәрыиз и м л ә т дигән сүз кадрене, Аңламас беткән сәфил г ы й з з ә т дигән сүз кадрене. Белми хайваннар да и н с и я т дигән сүз...

Өмидсезлек

    Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире! Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад кире. Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд, И кояш! Мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире....

Гомер юлына керүчеләргә

Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер. Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде....

Кайчакта

Була кайчак бөтен уйдан күңел буш, Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш. Күңелдә яткучы изге хәзинә Вакытлыча китә үз мәэхәзенә. Бушап күңлем, була рухымда тәгътил, Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил*. Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:...

*** («Ике хатын берлә тормыш»)

*** (Ике хатын берлә тормыш)  Биек тауның башында күренәдер бер авыл; Хатын өстенә хатын алсаң, менә шулай була ул.   (*** («Ике хатын берлә тормыш»)». — «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 4 нче (1 май) санында рәсем асты...

Яз хәбәре

(Русчадан) Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач, Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач: «Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син, Барыбер, — ди, — җитте яз һәм рухына кышның ясин». Яз...

Мәҗлес

 (Пушкиннән)   Мин сөям дустлар белән булган хозур мәҗлесне кич, Шундый мәҗлес: анда хөррият белән шатлык рәис; Торса анда иштелеп «эч, эч» дигән сүз таңгача, Кясәләр булса тулы, без мәст булып аугангача; Булмаса артык тыгыз...

Җәй көнендә

                     Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми, Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми. Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр, Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр. Агачлар астына сыгъна...