ТАТ РУС ENG

1911

Иһтида

1  Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы, Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы, — Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә; Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә. Кешеләрчә...

Шигърият һәм нәсер

     «Ямьле кичтә күл буенда ултырам. Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята».      — Бай абый! Бирче хәер! бик ач торам, —     Йөз чытып, бай бер тишек акча ата. «Күк йөзендә нурлы ак йолдызлары...

*** («И төрек, иң әүвәл үк…»)

             * * * И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч; Гыйльмилә хикмәт базарында синең урның кылыч.   Гыйльмилә хикмәт (гыйлем илә хикмәт) — гыйлем белән сүз сөйләү осталыгы. (*** («И төрек, иң...

Иртә

Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары Төшеп җиргә ялгана. Яктыра кала. Урамнар, Кырлар, якын урманнар, Таулар, багълар, бакчалар Нурга гарык булганнар. Торды халык, уянды: Шау-шу һәрбер төшләрдә; Көтү-көтү менмәктә   Күккә җитез...

Эшкә өндәү

(Плещеевтән)   Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад. Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба, «Уйнады» дип...

Җил

(Пушкиннән) Исәр җил! Көчлесең, син бик батырсың, Ачулансаң, җиһанны кузгатырсың. Бик иркенләп исәсең җир йөзендә, Котыртып болгатасың диңгезен дә. Көтү төсле болытларны куасың, Теләрсәң кайсы якларга борасың. Иреклесең: исәсең дә исәсең, Тузан, кар туздырып юллар...

«Сакмар суы» көенә

Язасылай сүземне язалмыйм, Ни булдикән минем каләмгә? Язам, диеп кенә утырсам да, Вакътым гына китә әрәмгә!   Булдикән — булды икән. («Сакмар суы» көенә. — «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре»...

Ана илә бала

—    Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә, Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә: Ничек булган, ничек үскән хисапсыз дәү бу урманнар? Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар? Вә һәртөрле үсемлекләр бизәнгән...

Карга

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар. Карга, мескин, җырлый белми, кычкыра тик: «кар» да «кар»!   («Карга». — «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма....

Мияубикә

Йокы Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә; Төштә дә тычкан, күсе халкы белән ул эш күрә. Бер күсе йөгрә, имеш тә, бу куган төсле була Һәм куып җиткән дә муйныннан буган төсле була....