ТАТ РУС ENG

Бәет


Бу сәнә ачлык җыланы чын халык бәгърен ашый!
Кит, китап!* Сабрит дип әйтмә, ул халык көчен ашый!


*Коръән күздә тотыла.
Сәна — ел.
Сабрит — сабыр ит.

(«Бәет». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 35 нче (11 март)
санында «Казанга кайтыш» исемле мәкалә эчендә басылган. Мәкаләсенең бу урынында
Тукай авыллардагы ачлык хәлләре турында сөйли. Аерым шигырь буларак,
Өчтомлыкның 2 нче томына (1930) кертелгән. Текст «Ялт-йолт»тан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


 

Комментарий язарга


*