ТАТ РУС ENG

1912

Кичке теләк

Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими; Алда кәгазьгә ташыйлар — күңлемә уйлар сыймый. Якты беткәнчә языйм дип, сызгалыйм тиз-тиз генә, Кәгазь өстендә кала тик кәкре-бөкре эз генә. Нокталар да төртмимен, керсә ярар, дип,...

Җегетләр

Бар җегетләр: бик тәкәбберләрчә тоткан позасын, Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын;. Күрмәгән ул дөньяның каһрен, усал угрозасын, Күрсә дә, калган «угы», күргән фәкать ул розасын; Күрмәгән язмышның ул зур тукмагын йә розгасын, «Г»...

Ваксынмыйм

Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа, Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа: — Бу заман шундый заман, — дип, — бу вакыт мондый вакыт, Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот. Мин сыялмыйм андый...

Бала оҗмахта

Мин хәзер оҗмах түрендә — бер матур хур иркәли; Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни! Ай төсендә нурлы гыйльманнар миңа ташлый тәти, Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!   («Бала оҗмахта». — «Җан...

Сагыныр вакытлар

Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, — Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын. И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы! И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы! Юк гамең бернәрсәдән дә, барча эшләр ал...

Картлар

Шаулый-шаулый уйныйбыз без кайчагында картаны, Без отабыз, оттырабыз — «тем»мы шунда, «банка»мы. Кем көлә, кем кычкыра, һичбер өзексез шау да шау; Бу хозурдан онтыла кайчак эчү берлән ашау. Акчалар уйнарга дәртне кузгатадыр шалтырап, Күзне кыздыргыч...

Авылда авырып яту

Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне. Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм. Язганым — кышның буранлы һәм...

Бәрәңге вә гыйлем

И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*; Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан. И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит; Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!» Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә...

«Йолдыз»дан да курка

Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян — Дүрт аяклы һам канатлы дошманыннан куркудан. Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга: Калтырый бәбкәм минем — һәр әгъзасы бер куркуда. — Инде нишлим? — дип,...

Буран

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап; Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак. Карны...