ТАТ РУС ENG

Сабитнең укырга өйрәнүе


Сабит алты яшендә, инде гакълы башында;
Ялгыз, иркә бала ул әткәләре кашында.

Шуңа күрә шаян ул, бик күп уйный, наян ул;
Күңеллелек, көлкеләр таба әллә каян ул.

Фәһме үткен, ул зирәк, андый балалар сирәк;
Һәрбер әйберне сорый ул: «Бу ни нәрсә? Ник кирәк?»

Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп,
Әти белән әнисе җавап бирә бик ипләп.

Беркөн Сабит әткәсен күреп әйтә әйтәсен:
«Әти, миңа әлепби кайчан алып кайтасың?

Мине укырга өйрәт, миңа укырга кирәк;
Үзем укыйм мин китап, үзем сөйлим һәм көйләп».

Атасы хәйран булды, китапчыга йөгерде,
«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты ул берне.

«Бер адым, – дип, – гыйлемгә», өйрәтә ул Сабиткә;
Салган Сабит ихласын, кош бәбкәседәй, җимгә.

Монсы – «әлиф», монсы – «ба», бу хәреф – «җим», монсы – «та»,
Бусы «дал» хәрфе була, бу хәреф – «зат», монсы – «та».

Салган Сабит муенны, оныткан ул уенны;
Тыршып укый «Бүләк»не, белми көнне һәм төнне.

Әткәй алган китапны тапты Сабит бик татлы;
Тиздән белде бик яхшы: нинди хәреф ни атлы.

Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар шаккатып.

Укуы өзек аның, — балачарак баланың:
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның».

Хәйран булды әнкәсе, гыйлем булгач бәбкәсе;
Чәй катында елмая куанычлы әткәсе.

Күрсәң иде әнкәсен: кочып алган бәбкәсен,
Үбә-үбә бихисап битен, күзен һәм кашын.

 


Кашында — каршында.
Фәһме үткен — зиһене, акылы үткен.
Әлепби — әлифба.

 («Сабитнең укырга өйрәнүе». — «Татар әлифбасы»
һәм аңа кушымта «Бүләк»тә басылган*. (
* «Теркәү дәфтәре»ндә «Татар әлифбасы» һәм
аңа кушымтаның дөньяга чыгу вакыты «1912 ел, 17 май» дип күрсәтелгән).
Тукайның үзе исән чагында чыккан
җыентыкларында юк. Текст беренче тапкыр беренче Дүрттомлыкның 2 нче томында
(1955) басылган. Текст шуннан алынган.

«Бүләк» атлы әлифба алып кайтты…
И.Н.Харитонов китабына кушымта «Бүләк» дип исемләнгән, сатып алучыга бушлай
бирелгән.

Типография хуҗасы И.Н.Харитонов (1869-1954)
татар язуы өчен махсус хәрефләр койдыра һәм, шуны пропагандалау максатын күздә
тотып, «Татар әлифбасы» дигән рәсемле китап чыгарырга карар итә. Тукайның бу
шигыре китапка кушымта итеп чыгарылган «Бүләк» дигән китапчыгында басылып чыга.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 


 

Комментарий язарга


*