ТАТ РУС ENG

Тәмсил

I


Әһле Балкан кечкенә бер эт иде,
Төркия күктә очар бөркет иде.
Һәр заман торды бу көнче эт өреп,
Күктә очкан солтанәт кошны күреп.
Өрде, өрде, кошны иткән күк харап,
Торды пычрак аузы күкләргә карап.

Хөр вә шат, якты фәзада кош оча,
Койрыгын болгап җылый эт: эч поша.
Эт улый мәшьүм вә тырный үз битен,
Бәдбәхет, чәйнәргә хәзер үз итен.
Ошбу күренеш башкаланмый күп заман,
Төркия хәле гүзәл, этнең яман.
Очты бөркет киң һавада хөр вә шат,
Кәгъбә шат, милләт вә шат, солтан рәшад…

II

Әллә кем аткан тирән бер ярдан,
Билгеле бер саеде мәльгунәдан,
Кош төшә җиргә (бу мәгълүм язмый ук),
Кәрлә этнең, көнче этнең аузынук.
Шунда да курка һөҗүмгә эт сәфил
Читтән әйткәнне көтә: «Өсс!» яки «пиль!»
Чөнки шанлы кош чокып алса күзен,
Һич берәү әйтмәс, ди, ул «яклау» сүзен.

III

«Пиль» диде кемдер — җибәрде өстереп,
Сугъша маэмай койрыгын селкеп, өреп…
Ошбуны «изге, кирәк бер кан» диләр,
Сугыша Инҗил белән Коръән диләр,
Алдый алмаслар халыкны юк белән,
Монда хәзрәтләр сугышмый поп белән!
 
Тәмсил — охшату, чагыштыру, мисал итеп китерү.
Солтанәт — мәһабәт.
Фәзада — күктә.
Мәшьүм — шомлы.
Кәгъбә — «тоткан юл» мәгънәсендә.
Рәшад — туры юлда.
Саеде — ау, ау лантан әйбер.
Сәфил — түбән, хур.

("Тәмсил". – «Вакыт»ның 1912 елгы 7 ноябрь (1067 нче)
санында «Балкан сугышы» исемле рубрикадан соң, «Гъ.Т.» имзасы белән басылган.
Беренче мәртәбә Икетомлыкның 1 нче томына (1943) кертелгән. Текст «Вакыт»тан алынган.

Тукай Төркияне зурлый, аңа мәдхия җырлый.
Балкан илләрен (Болгария, Сербия, Греция һәм Черногория) кимсетеп сурәтли.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.))


Комментарий язарга


*