ТАТ РУС ENG

Яз галәмәтләре


Шактый ук язга галәмәт ушбу үткән мартта бар,
Анда салкыннан бүтән юк, марттан азрак артка бар.

«Яз якын»ның шатлыгыннан йөзгә чыккан елмаю
Инде яшьләрдә түгел, хәстә вә хәлсез картта бар.

«Яз җитә, бозлар китә!» — дип бирде инде март хәбәр;
Инде яз булганга билге һәр урам, һәр чатта бар.

Җитмәгәндер яз диеп тотсаң әгәр күңлеңдә шик,
Мин дә бер пальтомны илтәм, әйдә, дуст, ломбардка бар!

 

(«Яз галәмәтләре». — «Ялт-йолт»ның 1912 елгы 36 нчы (31 март)
санында тышлыкта, «Городской ломбард» дигән рәсем асты итеп, имзасыз басылган.
Текст шуннан алынган. Рәсемдә ломбардның ишегалды сурәтләнгән,
халык кайсы капчыгын, кайсы төенчеген, кайсы пәлтәсен тотып шунда килә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*