ТАТ РУС ENG

1913

Әнвәр бәк

Әллә кем Әнвәр?! Әллә җен Әнвәр? Әллә фәрештә? Әллә пәйгамбәр? Әллә мең җаны, Таумы — вөҗданы? Дөньядан гали Фикре — изганы. Күңлемдә булган Аңар хөсне зан Инде, һичшиксез, Чикләрдән узган. Тагы бер Гайса Дарга асылса,...

Толстой сүзе («Кирәк анчак…»)

Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга, Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.   Анчак — бары тик. («Толстой сүзе («Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга…»)». – «Аң»ның 1913 елгы 7 нче (15 март) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган....

Суык

  1 Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык, Колакларда, борыннарда өрлә куык; Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар Малын сата, бии-бии кулын уып. Байлар кигән тиен толып, төлке толып, Үз фикренчә, Печән базар күрке булып; Куллар сузу,...

Толстой сүзе («Зур бәхет инсанга…»)

Зур бәхет инсанга — һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру; Яхшыру юк, булса анда «Яхшы мин!» дип лаф ору.   Инсан — кеше. («Толстой сүзе («Зур, бәхет инсанга — һәр көн…»)». — «Аң»ның 1913 елгы 4...

Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре

    1 Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат. Җыйла халкы шул канатның астына, Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.     2 Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт, Без көтеп тордык...

Шөһрәт

Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син; Бик төренмә, иртәгүк артык булыр чүпрәккә син. Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңлемдәген, Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә сиң.   («Шөһрәт». – «Аң»ның 1913 елгы 6 нчы...

Толстой сүзләре

Һичвакыт булмый пәшиман садә тордым дип кеше; Кан җылый күп чакта фәүкыльгадә тордым дип кеше. Җан тынычланды димә, булганга малда артыгың, Артык ул — алганга нәмәгълүм гарибләр актыгын. Эстәмимсең буй бөгәргә? Ирнәсең эшләргә эш? Йә...

Кыйтга («Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов…»)

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш.   * Булмый Пушкин шигърене һич хаинанә үз итеп, Булса да «Әлхәм» уку ул өр-яңа бер сүз итеп.   *...

Буш вакыт

Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма. Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма, Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына. Әйтмәгез: «Ул — иске сүз, «Гайнел-гыйлем»дә...

Мәктәп

Мәкаль бардыр: «Урыс байса — сала аулында дәү чиркәү; Татар байса — хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү». Гүзәл тәфсир кыйлынса, бу мәкальдән ушбудыр матлаб: «Урыс байса — сала чиркәү, вәләкин әүвәле — мәктәп».    ...