ТАТ РУС ENG

Буш вакыт


Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.

Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма,
Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына.

Әйтмәгез: «Ул — иске сүз, «Гайнел-гыйлем»дә күп иде»,
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

 

 

 


Фарзыма — мәҗбүри гадәтемә.
Хаслау — багышлау.

(«Буш вакыт». — «Аң»ның 1913 елгы 8 нче
(10 апрель) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. «Гайнел-гыйлем»
(«Белемнәр чишмәсе») — гарәпчәдән татарчага тәрҗемә ителеп, Казанда 1883 елда
басылып чыккан дини-әхлакый китап. Ул иске мәдрәсәләрдә дөреслек урынына да
йөргән. Әсәр шагыйрьнең «Толстой
сүзләре» циклына кергән шигырьләре хакында уйланып язылган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


 

Комментарий язарга


*