ТАТ РУС ENG

Мәктәп


Мәкаль бардыр: «Урыс байса — сала аулында дәү чиркәү;
Татар байса — хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү».

Гүзәл тәфсир кыйлынса, бу мәкальдән ушбудыр матлаб:
«Урыс байса — сала чиркәү, вәләкин әүвәле — мәктәп».

 

 

Тәфсир кыйлынса — аңлатылса.

Матлаб — теләк.

(«Мәктәп». — «Аң»ның 1913 елгы 8 нче
(10 апрель) санында «Буш вакыт»таң соң басылган. Текст шуннан алынган. Ахырда
«Г.Тукаев. 28 март, 1913 сәнә. Шифаханә» дип күрсәтелгән. Шушы ук шигырь 1913
елда «Мәктәп» журналының 4 нче санына да урнаштырылган (20 апрель. 97 б.).
Шигырь ахырында «Г.Тукаев («Аң» журналындан)» дип күрсәтелгән. «Мәктәп»
журналында 1 нче юлдагы «авылында дәү» сүзләре төшереп калдырылган. Шигырьнең
кулъязмасы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Мирасханәсендә саклана (9 ф., 1 тасв., 8 эш).

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).




 

Комментарий язарга


*