ТАТ РУС ENG

Шөһрәт


Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;
Бик төренмә, иртәгүк артык булыр чүпрәккә син.

Тапмасам шөһрәт, сизәлмәсләр димә күңлемдәген,
Зур тәрәзә бар дип аңла дөньяга күкрәктә сиң.

 

(«Шөһрәт». – «Аң»ның 1913 елгы 6 нчы
(1 март) санында имзасыз, беренче итеп басылган. Текст шуннан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  



 

Комментарий язарга


*