ТАТ РУС ENG

Толстой сүзе («Кирәк анчак…»)


Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга,
Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.

 

Анчак — бары тик.

(«Толстой сүзе («Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга…»)». – «Аң»ның 1913 елгы 7 нче
(15 март) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Язылу вакыты «4 март, 1913
сәнә» дип күрсәтелгән. Текст шуннан алынган.

Шигырьнең кулъязмасы
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Мирасханәсендә (9 ф.,
1 тасв., 8 эш) саклана. Аннан күренгәнчә, «Толстой сүзе»ннән соң «Тәфсирме?
Тәрҗемәме?» шигыре килә һәм ахырда «Гъ.Т. 4 март, 1913 сәнә. Шифаханә» дип
язылу вакыты күрсәтелә.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).  


Комментарий язарга


*